София Гобәйдуллина турында фильм төшерелгән
17 февраля 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында күрсәтүгә әзерләнгән София Гобәйдуллина турындагы фильм юкка гына монолог формасында эшләнмәгән. Иҗади яктан гына түгел, ә бар ноктадан көчле шәхесне беренче исемнән хикәяләү һәрвакыт ышаныч уята һәм шуның өчен тамашачыга кызыклы тоела.
Бүгенге көннең акыл иясе София Гобәйдуллина турындагы «Быть оракулом» фильмы режиссер һәм музыкант Зөлфия Әсәдуллина, оператор Данил Филатов тарафыннан эшләнә. “Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында фильм 8 нче мартта күрсәтелер дип көтелә.
Фильм тоташ София Гобәйдуллинага багышланган, монолог беренче зат исеменнән алып барыла: ул үзе һәм Казан турында сөйли. “Минем өчен аның безнең шәһәрне нинди итеп күрүе мөһим иде, ә бу шәхесне формалаштырган архитектура артефактлары җыелмасын гына күрсәтү түгел. Аның кичергәннәре буенча Казанны күрүе кызык булды,” - дип үзенең фильмында Зөлфия Әсәдуллина монолог формасын сайлавын аңлата.
София Гобәйдуллина турындагы фильм-монологны "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалында карый аласыз.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)