Радио турында
“Яңа Гасыр” ТРК” медиа-холдингы карамагында эшләүче “Яңа Гасыр” радиостанциясе 2002нче елның 26нчы августында беренче тапкыр эфирга чыга. Татарстанның Дәүләт телләрендәге программалары булган әлеге радио 10 ел буе актив рәвештә үсеп, FM-диапазонында республиканың 100%ка якын өлешенә таралу мөмкинлеген булдырган бердәнбер радиостанция. Кызыклы тапшырулар, тыңлаучы өчен күптөрле акцияләр, татар эстрадасының “алтын хитлары” – боларның һәркайсы радионы популярлаштыруга зур өлеш кертә. Беренчел вакытка төп тыңлаучы - Татарстан районнары халкы. Димәк киләсе максат – Казанны яулап алу иде.2011нче елда “Яңа Гасыр” ТРК” холдингы җитәкчелеге тарафыннан “Яңа Гасыр” радиосына рембрендинг үткәрелә. Исем, логотип һәм тапшырулар сәясәте үзгәрешләр кичерә. 2012нче елның февраленнән алып радио “Болгар радиосы” бренды астында эш итә башлый. Провинциаль татар телле радио кысаларыннан чыгып, бүгенге заман кешесе сорауларына җавап бирергә, һәм шул ук вакытта сыйфатлы мәгълүмати һәм музыкаль продукт тәкъдим итәргә дигән максатлар куела.
“Болгар радиосы” – тирән тематикалы, музыкаль эчтәлекле, оператив, яңа буын радиостанциясе. 2012нче елда уздырылган әлеге брендны танып белү тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, 90%ка якын сораштыручылар яңа радиостанцияне белә, ә шул санның яртысыннан артыгы - “Болгар радиосы”ның даими тыңлаучысы.
2015нче елның февралендә Аналитик тикшеренү һәм тирәнтен өйрәнү үзәге (алга таба ЦАИР) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, “Болгар радиосы” Татарстандагы 22 җирле һәм федераль радиостанцияләр исемлегендә беренчелекне яулый.
Республикада яшәүчеләрнең 36%ы даими рәвештә радио тыңлый. ЦАИР күрсәткечләре буенча шушыларның 16,2%ы - “Болгар радиосы” тыңлаучылары. “Европа плюс” радиосының аудиториясе, мәсәлән, нибары 8,7% кына. “Болгар радиосы”н Буа, Чирмешән, Сарман районнарында аеручы яратып тыңлыйлар. Әлеге радиолардан соң 3нче урында “Русское радио” (7,2%)
Радионың “казаныш”ын төбәкләрдәге тыңлау культурасына бәйләргә була. Гадәттә радиоалгыч көне буе эшләп, көндәлек тормышның махсус бер фонына әйләнә. Шәһәрдә исә радионы күп очракта машинада барганда тыңлыйлар. Төп саннарга килгәндә “Болгар радиосы”н машинада сорау алучыларның 51,3%ы тыңлый, ә 57,4%ы исә аны музыкаль-күңел ачу фоны итеп куллана.
“Болгар радиосы”ның әлеге уңышлары - тапшыруларны татар телендә алып бару белән бәйле. Сорау алучыларның 26,7%ы – әлеге фикердә. Тыңлаучыларның 19,7%ы – радионың кызыклы эчтәлекле булуына игътибар итте.
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз