Балык Бистәсендә иң оста автобабайны һәм автоәбине ачыкладылар
30 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Узган елгы традициягә тугры калып Балык Бистәсендә ДОСААФ, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды һәм ЮХИДИ ярдәме белән берлектә “Автобабай - 2019” һәм "Автоәби-2019" бәйгеләре уздырылды һәм җиңүчеләр ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Автодром территориясендә берничә сәгать дәвамында Илгиз Карамов, Сәүбән Шәрәфиев, Николай Капаруллин, Рафыйк Шәрәфетдинов, Флүра Нәгыймова, Фәйзимә Мөхәмәтшина районның иң оста һәм яхшы “Автобабай” һәм “Автоәби" исеме өчен көч сынашты.
Иң өлкән бабай Рафыйк абый Шәрәфетдиновка - 73 яшь, машина йөртү тәҗрибәсе 40 елдан артык аның. Калган катнашучыларыбызның да машина йөртү осталыгы дистә еллар белән бәяләнә.
Бәйгедә катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә аннан соң автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар.Аларның барысы да шактый өлкән яшьтә булсалар да осталыкларын күрсәттеләр, яшьләргә сер бирмәүләрен исбатладылар.
Нәтиҗәдә хатын-кызлар арасында беренчелекне Флюра Нәгыймова яуласа, икенче урынга Фәйзимә Мөхәмәтшина лаек булды.
Бабайлар арасында беренче урынны Николай Капаруллин, икенче урынны Сәүбән Шәрәфиев яуласа, өченче урынга Илгиз Карамов лаек булды. Ә дүртенче урынга Рафыйк Шәрәфетдинов билгеләнде.
Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Алар 1 октябрь көнне Казан шәһәрендә узачак “Автобабай-2019” республика конкурсында район данын яклаячак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)