Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

«Татар сүзе – Тукай сүзе»: Зур телевизион театральләштерелгән шигъри тамаша төшерелде

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә «Татар сүзе – Тукай сүзе» исемле зур телевизион театральләштерелгән шигъри тамаша әзерли. Концерт 9 апрельдә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Көнчыгыш залында төшереләчәк.

Әлеге проект Татар халкының төп телевизион вакыйгасы һәм иң әһәмиятле мәдәни чараларының берсе булып тора.

Концерт программасының нигезендә Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты чагыла. Сәхнәдә Халыкара «ТАТАР СҮЗЕ» телевизион нәфис сүз бәйгесенең финалистлары, шулай ук Татарстанның танылган артистлары чыгыш ясаячак. Тамашачыларны шигъри әсәрләр, Тукай сүзләренә язылган популяр җырлар һәм театральләштерелгән номерлар көтә. Концертта Татарстанның халык артистлары Фәнис Җиһанша һәм Алинә Шәрипҗанова, Татарстанның атказанган артистлары Илнур Закиров һәм Артем Пискунов, «ШАЯН ТВ» алып баручылары, шулай ук Казан шәһәренең «Апуш» балалар театр студиясе яшь артистлары катнаша. Программаның аерым үзенчәлеге булып «Сәйлән» фестивале һәм халыкара бәйгеләр җиңүчеләре Рөстәм Хөсәенов һәм Амелия Феофанова башкаруында Тукай сүзләренә язылган җырлар тора. Әлеге чыгышлар татар халкының рухи мирасын һәм мәдәни байлыгын тагын да тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирәчәк.

Соңгы биш ел дәвамында узган «ТАТАР СҮЗЕ» нәфис сүз бәйгесендә катнашучылар Габдулла Тукай әсәрләрен иң күп кулланган. Бу факт шагыйрь иҗатының бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмавын һәм халык арасында арасында киң таралуын раслый. «Татар сүзе – Тукай сүзе» проекты татар телен саклау һәм үстерү, милли рухны ныгыту юнәлешендәге мөһим адым булып тора.

Бу чарага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Əхмәтовның килүе көтелә.

Телевизион концертның премьерасы 26 апрельдә — Габдулла Тукайның туган көнендә — «ТНВ» (16:00), «ТНВ-Планета» (16:00) һәм «ШАЯН ТВ» (20:35) телеканалларында күрсәтеләчәк.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК