Рөстәм Миңнеханов Татарстанның цифрлы телевидениегә күчү тантанасында катнашачак
14 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республикада аналог телетапшыруын өзеп кую тантанасында катнашачак, шулай ук Эшкуарлык советы утырышын уздырачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Иртән Рөстәм Миңнеханов РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин белән очрашуны планлаштыра. Очрашу барышында сүз республиканың цифрлы эфир тапшыруларына күчүе турында барачак.
Көн дәвамында Президент шулай ук ТР эшмәкәрләре белән ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү турында фикер алышырга планлаштыра.
"Рөстәм Миңнеханов Эшкуарлык буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның XIII киңәйтелгән утырышын үткәрергә планлаштыра", — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.
Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ачыклык керткәнчә, утырышта катнашучылар газны өзү һәм яңадан тоташтыру процедурасын гадиләштерү, ташландык авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнешкә кертү һәм бизнес өчен кадрлар әзерләү турында фикер алышачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)