Россия Журналистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Илшат Әминев Россия матбугаты көне белән тәбрик итте
13 января 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россия Журналистлар берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, ТНВ генераль директоры Илшат Әминев хезмәттәшләрен Россия матбугаты көне белән тәбрик итте.
"Бүген күңелен һәм талантын кызганмыйча укучылар, тамашачылар, тыңлаучылар теләсә кайсы вакытта яңалыкларны, чиксез мәгълүмат агымында үзләренең барлык сорауларына җавап тапсын өчен эшләүче һәркемнең бәйрәме. Технологияләрнең заманча үсеше белән һәркем җиңел генә журналист була ала, диләр. Мин моның белән килешмим! Әйе, интернет челтәренә видео яки пост урнаштыру бик җиңел. Ләкин һәр язылган яки әйтелгән сүзнең нинди көчкә ия, уникаль сюжет төшерү өчен күпме хезмәт кирәклеген, вакыйгаларга һәм фактларга анализ бирү никадәр катлаулы булуын профессионаллар гына белә", - дип билгеләде Илшат Әминев.
"Безнең бәйрәм беренче Россия газетасы дөнья күрүгә багышланган. Әмма бүген матбугат күпкә төрлерәк: басмалар, телеканаллар, радиостанцияләр, интернет-сайтлар, блоглар.
Мәгълүмат күләменең тиз үсеше безнең алда яңа бурычлар куя. Без оператив һәм дөрес мәгълүмат җиткерүдән тыш, укучыларыбыз, тамашачыларыбыз һәм тыңлаучыларыбыз өчен дөрес юл күрсәтүче, аларга иң мөһим вакыйгаларны табучы һәм әдәп-әхлак кагыйдәләрен югалтмаучы булырга тиешбез", — дип өстәде ТНВ генераль директоры.
"Бүген СВО зонасында үз гомерләрен куркыныч астына куеп эшләүче Россиянең төрле массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен, телеоператорларны, күзәтүчеләрне аеруча котлыйсым килә. Алар безгә вәзгыять турында фактлар җиткерә, Россия хәрбиләренең батырлыгы турында сөйли", - дип билгеләде Илшат Әминев.
"Мин тармакның барлык вәкилләренә чиксез энергия, яңа идеяләр, иҗади үсеш, кызыклы очрашулар һәм рәхмәтле аудитория телим! Кадерле коллегаларыбыз, безнең авыр, ләкин шундый кызыклы һөнәребез һәркемгә иҗат сөенече китерсен һәм гомер буе яраткан һөнәр булып калсын! Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, тотрыклылык һәм оптимизм телим!", - дип йомгаклады сүзен Илшат Әминев.
Фото: TNV.RU

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)