Мөфти имамнарны җомгаларны 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды
21 октября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Мөфти имамнарны җомгаларны 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмм челтәрендәге аккаунтында имамнарга һәм Татарстан Республикасында Ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгать итте һәм мәчетләрдә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турында искә төшерде. Камил хәзрәт үзенең мөрәҗәгатендә дин кардәшләребезне коронавирусның кискен таралып китү куркынычы әле һаман да саклануы турында кисәтте һәм хәзрәтләрне җомгаларның дәвамлылыгын 10-15 минутка кадәр кыскартырга чакырды. Камил хәзрәт болай дип билгеләп үтте: "Хөрмәтле хәзрәтләр, мөхтәрәм җәмәгать! Кызганычка каршы, коронавирус инфекциясенең кискен таралып китүе куркынычы әле һаман да саклана. Мәчетләрне моның сәбәбе булудан саклыйк! Шуңа күрә җомга намазларын, 10-15 минуттан да арттырмыйча, тәмамларга чакырам. Чир йогудан шикләнгән кардәшләргә исә, фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр, дип уйлыйм. Һәм кабат исегезгә төшерәм: мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдаланыгыз! 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш ителә. Сакланганны Аллаһ саклар!"
МАТБУГАТ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)