КФУ профессоры: «Казанга кыш килергә ашыкмый»
15 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда һәм Казанда ноябрь аенда аномаль җылылык күзәтелә. Алдагы декадада тәүлеклек уртача температура нормадан югарырак булачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Казанда һава торышын антициклон билгели, аның үзәге Себернең төньяк-көнбатышында урнашкан. Шунлыктан хәзер һава басымы югары, җил юк, температура уртача. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, 14 ноябрьдә иртән -0,8 градус иде. Без нуль тамгасын үтмәдек әле. Гадәттә, бу Казанда 30 октябрь — 1 ноябрьдә була. -5 тамгасын үткәч, даими кар катламы барлыкка киләчәк», - дип хәбәр итте спикер.
Переведенцев китергән мәгълүматлар буенча, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура -3,5 градус тәшкил итәргә тиеш. Чынлыкта ул 2,5 градуска тигез. Шул рәвешле, нормадан тайпылыш 5-6 градус тәшкил итә.
«Бу - бик җитди күрсәткеч. Атна ахырына кадәр бездә уңай аномалия күзәтеләчәк. Гадәттә, Татарстан башкаласында кар 19-21 ноябрьдә ята. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, әлегә кар явуы көтелми. Быел Казанга кыш килергә ашыкмый», - диде ул.
Татарстанда ноябрьнең җылы булуы көньяк-көнбатыштан килгән агымнар белән бәйле. РФ Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, 24 ноябрьгә кадәр тәүлеклек уртача температура 2 градуска диярлек югарырак булачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)