Тинчурин театрында сәламәтлеге чикле балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе ачыла
1 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
6 октябрьдә Тинчурин театрында Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балаларга сәхнә серләрен өйрәтү өчен "Могҗиза" театр студиясе эшли башлый. Бу турыда тетарның матбугат хезмәте хәбәр итте.
Сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен “Могҗиза” театр студиясе К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов инициативасы буенча 2019 елның язында оеша. Әлеге изге эш Альбина Сәлимгәрәева җитәкчелегендә “Во благо вместе” инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка аша.
“Могҗиза” театр студиясенең укытучылары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов һәм театрның яшь артисты Салават Хәбибуллин. Кураторы – театрның баш администраторы Зөлфия Бәшәрова.
Театр студиясе оешканда бирегә барлыгы 7 бала йөрергә теләк белдергән булса, хәзер исә бу сан унбишкә җитте. Балаларның иң кечкенәсенә 8 яшь, ә иң зурысына 12 яшь. “Могҗиза”ның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда: укытучылар балаларда татар теленә мәхәббәт тәрбияли. Бирегә йөрүче балалар арасында рус милләтеннән булганнары да бар, диелә хәбәрдә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)