Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Дилбәр Фәиз: "Гаилә корырга вакытым юк"

16 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Аның ягымлы, үзенчәлекле тавышы “Болгар радиосы”, телесериаллар аша күпләргә таныш. Соңгы арада Дилбәр Фәиз исемен җырчы буларак та беләләр. “Эх, татарның сыйлары”, “Үзең нишләр идең?” клипларын да телевизордан еш күрергә була.


– Мин башта театр училищесын, аннан КГУның филология факультетын тәмамлаган кеше, – дип сөйләп китте ул. – Училищены тәмамлагач, Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендә, Инсаф Абдулла, Илдус Фәизләр белән бергә яшьләр театрын (хәзерге Кариев театры) оештырдык. Күпмедер анда эшләгәннән соң, филармониягә эшкә урнаштым. Шул вакытта “Дулкын” радиосында алып баручыларга конкурс игълан иттеләр. Мин дә үземне сынап карарга булдым. Әлеге конкурстан без җиде кеше үттек. Алар арасында Гөлназ Гыйниятова, Алмаз Миргаязов, Миләүшә Сибгатуллиналар да бар иде. Шулай итеп, радиога эшкә урнаштым. Ул вакытларны мәңге онытмам. Бик кызык чаклар иде. Бервакыт җитәкчеләргә кагылышлы бер тапшыру эшләдем. Шуның аркасында эштән кудылар. Дүрт ай эшсез утырдым. Бер җиргә эшкә алмадылар... Аннары ничектер “Болгар радиосы”на килеп эләктем. Үзем дә шаккаттым – алдылар. Шул көннән бирле 12 ел эшлим инде.

– Үзегезне таптыгызмы инде? Әллә һаман эзләнәсезме?

– Миңа берәү: “Кеше һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш, бер җирдә генә тукталма, үзеңне төрле өлкәдә сынап кара”, – диде. Менә җырлауны гына алыйк. Бәлки ул миңа кирәк тә түгелдер. Ләкин кызык өчен мин җырлап карадым. Әгәр эшең кызыклы икән, кеше үсә. Мин бит инде кибет тә ачып карадым.

– Нинди кибет?

– Хәләл казылык һәм мөселман киемнәре сата торган.

– Яптыгызмы?

– Эшем өч ел гөрләп барды. Ул кибетне әлегә ябып тордым. Шул ук конкуренция инде... Минеке кебек үк товар белән безнең кибет янына бер ханым урнашты.

– Радиодан тыш, тагын кайда эшлисез?

– Телевидениядә. Сериаллар, мультфильмнар тавышландырам. Анысы радиога караганда күпкә авыррак. Тавышны үзгәртеп укулар – анысы безнең өчен чүп. Ә менә тәрҗемә итү авыр.

1
– Нинди хыяллар белән янасыз?

– Теләгән әйберләремнең барысын да эшләп карый торган кеше мин. Бүгенге көндә радиода бөтенесе ялда. Бер көн ял юк. Әле Сабантуйлар, бәйрәмнәр алып барам. Көнгә ике Сабантуй эшлим, аннан эфирга йөгереп кайтам. Әле көн саен спортзалга йөрим.

– Ябыгу өченме?

– Юк. Үземне тонуста тоту өчен. Ураза вакытында спортзалларга йөрмәдем, организмга нидер җитмәде... Менә хәзер йөрим һәм миңа рәхәт. Табиб дөрес туклану режимын төзеп бирде һәм гел тикшереп тора. 1 ай эчендә 8 килога ябыктым. Шунысы ачыкланды: дөрес ашамаганмын икән. Аз ашаганмын һәм шуңа тазарганмын. Тагын шуны әйтергә кирәк: хәзерге заман хатын-кызлары өчен төп бәла – гел руль артында йөрү. Җәяү йөрү җитми безгә.

– Боларның барысына кайдан вакыт табасыз? Әллә йокламыйсызмы?

– Мин төнлә эштән кайтып әле кино да карарга өлгерәм. Кешегә ике сәгать йокы җитә, диләр. Бу – дөрес фикер. Миңа да шулай.

– Бервакыт эфир вакытында сездән: “Тавышыгыз яшь кызларныкы кебек, сезгә ничә яшь?” – дип сораганнар иде. Тыңлаучыларны тавышыгыз белән җәлеп итәсез шикелле?

– Әйе, тавышымны күпләр ошата. Радиодан тыңлаганда кешенең нинди кыяфәттә булуын белмисең бит. Миңа һәрвакыт әйтәләр: “Син кечкенә генә, сары чәчле, ябык хатындыр”. Күргәч: “Карале, син ат хәтле икән бит!” – диләр (көлә).

– Холкыгыз нинди?

– Мин – бик оялчан кеше. Үземне оялчан дисәм, миннән гел көләләр инде. Ләкин бу чыннан да шулай. Сәхнәдә оялмыйм, ә тормышта оялам. Күрәсең, сәхнә – үз урыным. Урамда килеп сүз кушсалар, бик оялам.

– Эч серләрегезне кызыгызга сөйлисезме?

– Эч серләрем дип... Минем эчемдәге – тышымда. Кияүдә вакытта үз эчемә бикләнгән кеше идем, бөтен нәрсәне эчемә җыйдым. Бик авыр иде ул чакта. Ә хәзер бөтенләй башкача. Минем серем юк.
Дилбәр әнисе - Илүзә апа белән
Дилбәр әнисе - Илүзә апа белән
1
Алар өч бертуган булалар. 24 яшендә олы абыйсы Альбертны поезд бәрдерә. Кече абыйсы Әнис Казанда яши. Әнисе Илүзә апа ялгызы Арча районы Алан авылында гомер итә.

– Мине төпчек дип әйтеп булмый инде! Әни әйтмешли, мин малай да, кыз да. Миндә егетләр холкы.

– Әниегез янына еш кайтасызмы?

– Вакыт булуга кайтырга тырышам. Быел авылда икенче ел рәттән, яшь кенә бер эшмәкәр егет белән бергә Сабантуй оештырдык. Бик кызык булды, кеше күп иде.

– Ирегез белән (Илдус Фәиз, 2011-13 елларда Татарстан мөфтие. – авт.) аралашасызмы?

– Юк. Вакытым да, теләгем дә юк. Үткәннәр үткәндә калсын. 14 ел була бит инде. Аның хәзер башка гаиләсе, балалары бар. Бәхетле булсын!

– Ә кызыгыз?

– Кызым аралаша. Акйолдызны быел кияүгә бирдем. Киявем Артурны бик яратам. Үз малаем кебек. Икесе дә диндә.

– Яңадан гаилә корырга уйламыйсызмы?

– Юк. Минем аңа вакытым юк.

– Спорт белән кызыксынасызмы?

– Хоккейга йөрим. Мин – “Ак Барс” җанатары.

– Җырчы буларак сәләтегез кайчан ачылды?

– Театр училищесында җырларга да, биергә дә, матур сөйләмгә дә өйрәттеләр. Элек җырламый идем. Алып баручы буларак, концертлар белән йөри башладык. Лилия Хәмитова белән йөргәндә: “Әйдә, җырлап кара әле”, – диделәр дә шуннан башланды инде. Хәзер үз концерт программам бар, шуның белән аерым йөрибез. Үзем сөйлим, үзем җырлыйм. Гадәти концерт кына түгел.

– Әгәр җыр өлкәсендә танылсагыз, радиодан китәр идегезме?

– Юк. Мин электән радионы яраттым. Монда тоемлау хисе бар. Син сөйләгәнне тыңлыйлар. Телевизорга караганда, радио кешегә күпкә якынрак. Телевизорны гел карап утырып булмый. Ә радио һәрвакыт тыңлаучы белән бергә, ул – синең иптәшең.

Рубрика: ӘҢГӘМӘ Автор: Румия Сәйфуллина
АКЧАРЛАК
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"