Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Гөлназ Фәйзрахманова: "Кеше үзгәрми диләр, үзгәрә, әле ничек кенә! Кешене тормыш үзгәртә."

Нечкә күңелле һәм бик кыю, ачык күңелле, ягымлы тавышы белән «Богар радиосы» тыңлаучыларының күңелен әсир иткән Гөлназ Фәйзрахманованы белеп бетермәүчеләр дә бардыр. 20 елга якын тамашачыларның, радиотыңлаучыларның күз уңында булган Балык бистәсе районы кызы әле һаман дә бер зур сер булып кала.

- Гөлназ, мәктәпне тәмамлагач та, син үзеңнең кем булырга теләгәнеңне ачык белә идеңме? Шул вакыттагы теләкләрең, хыялларың бүгенге көндә тормышка аштымы?
- Әлбәттә, юк. 16 яшьтә үзенең нинди һөнәр сайласаң, бәхетле булачагын төгәл белүче яшь кеше бар микән? Әти- әни яки укытучы әйткәнне үтибез бит . Мин кечкенәдән иҗади мөхиттә үстем. Әни матур итеп җырлый, әти гармунда уйный торган булган минем. Апаларым да бик матур җырлый, аеруча дәү апам оста- җырлый да, спектакльләрдә дә катнаша, гитарада уйный. Мин аларны күреп үстем. 2-3 яшьтән урамда бәйрәм булса, анда чакырып, урындыкка бастырып җырлата иделәр. Яшермим дә, арттырмыйм да- оялу, читенсенүне белмәүче чатнап торган, оста кыз идем. Мәктәпне тәмамлаганда рус теле укытучым, класс җитәкчебез Диләрә апа, Гөлназ син укытучы бул, диде. Мин мәктәпне медальга тәмамладым. Барлык фәннәр дә җиңел бирелә иде, бигрәк тә гуманитар фәннәр.Тик, безнең гаиләдә укытучы бар иде инде, авыр һөнәр ул укытучы булу, сабырлык сорый, сиңа туры килми, дип апам укуымны иҗат белән бәйле өлкәдә дәвам итергә киңәш бирде. Мәктәптәге бер генә чара да җырламый, биеми үтми иде. Төркем оештырып үз районыбызда гастрольләргә йөри идек. Минем журналистика факультетына керү уе булды, тик 11 нче сыйныфны тәмамлаганда материаллар әзерләп газетада бастырырга өлгермәдем, соң тотындым. Шулай итеп, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә килеп эләктем. 

- Радио исемен йөртүче галәм белән ничек танышып киттең?
- Конкурсларда күп катнаша идем. "Сандугач керде күңелгә" җыр конкурсына катнашырга түгел, иптәш кызыма теләктәшлек белдерегә килгән җирдән " Татарстан" радиосында эшләүче журналист Рәкыйп абый Гаффаров белән таныштым. Ул мине радиога чакырды. Мең рәхмәт аңа! Миңа шул уенын-чынын кушып радиога чакыру җитә калды. 1998 елдан бирле радио юлын таптыйм) .

- Белемең буенча театрал, режиссер булуың радио тапшырулар әзерләгәндә, ТВ да «Җиде йолдыз» алып барганда ярдәм иттеме?
- Миңа минем характер ярдәм итте. Сәхнәдә чыгыш ясау тәҗрибәсе булу, укыгач, белем дә алгач, "театрал" булу да ярдәм иткәндер инде)

- Кеше һәрвакыт эзләнүдә булырга тиеш, үсәргә, укырга, камилләшергә һәм син хәзер 2 югары белем иясе. Юристлык һөнәрен үзләштерү теләге нидән уянды?
- Еллар узу белән килдем мин моңа. Кеше үзгәрми диләр, үзгәрә, әле ничек кенә! Кешене тормыш үзгәртә. Куелган сорауларга җавап эзләү, үтәсе сынауларны сынмыйча үтү сине үзгәртә, башка якларыңны ача. Беренче бала белән декрет ялында утырганда икенче һөнәр алу теләге туды- психолог булам, дидем. Кешеләргә үз -үзләрен аңларга ярдәм итәсем килде. Аннары ул теләк тормышка ашмый калды, эшкә чыктым, тормыш үз көенә барды. Укымас өчен җай чыгып кына торды- я акча юк иде( икенче югары белем түләуле), я минем теләк инде кими төште. Икенче фатирны дәүләт программасы нигезендә алганда шактый тир түгәргә туры килде. 2011 ел. Ул йортлар ул елларда да хәзерге кебек вакытында эксплуатацияга тапшырылмый иде. Подрядчиклар 2-3 ай саен алышынып тора, акчалар югала, ә без һаман фатирсыз. Менә шул вакытта хатлар язу, дөрес итеп шикаятьләр язырга өйрәнеп киттем. Фатир алгач та, идарәче компанияга хатлар яудырдым- я торбадан су ага, я балконнан җил өрә, я лифт ватыла, я без торган катны җыештырмыйлар. Телефоным 1 ел тулырга 1 ай кала ватылды. Шикаять язып, телефонны кире биреп, тулы суммасын кайтарта алдым. Миңа ошап китте бу. Аннары гына аңладым, беренчедән, алган белемем үзем өчен файдалы булса, икенчедән никадәр кешегә ярдәм итә алачакмын бит, дип уйладым. Бер генә дә үкенмим, укыган саен бу һөнәрнең үземнеке икәнен аңладым. Сүз дә юк, кырыс, төгәллекне ярата торган фән, шулай булса да, ул да гуманитар фәннәр рәтендә.

- 20 елга якын радио, иҗат диеп җан атып йөргәннән соң бүгенге көндә милек, мирас, салым темаларын якын итүең нидән килә? Иҗат эше ялыктырдымы?
- Ялыктырмады, бу өлкәдә мин барын да беләм. Ә юриспруденция минем өчен әле яңа.

- Юристлык темасын дәвам итеп, «Болгар радиосы» дулкыннарында баручы «Нокта» тапшыруы радиотыңлаучыларга юридик ярдәм күрсәтү максатында ачылды. Реаль нәтиҗәләргә ирешелгән очраклар күпме?
- " Нокта" тапшыруның идеясы минеке тугел. Юристлыкка укырга керергә әзерләнеп йөргәндә, җыелышта радиобызның PR бүлеге хезмәткәрләре Айсылу Хаҗиева белән Катерина Сокирко тәкьдим итте аның идеясын. Концепциясен төзеп, РФ Юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлегенә үзем чыгып бу проекта зурдан кубып тотындык. Ассоциацияга кергән адвокатлар, судьялар, юристлар, нотариуслар, төрле министрлыклар вәкилләре радиодагы чыгышлары турында ел ахырында хисап тота. Татарстанда татар телендә бушка юридик ярдәм курсәтүче тапшыруы булган бердәнбер радио- ул без. Эшебез- кешегә проблемасын җиңеп, нокта куярга булышу. Сорау бар- җавап юк. Кеше үз хокукларын белми! Кайдан башларга, кемгә барырга , нишләргә кирәген аңлатабыз. Әлбәттә турыдан -туры эфирда ук сорауларны хәл итеп куйган вакытлар бар. Әмма бу бик җаваплы эш, чөнки документларны күрмичә җавап бирү- зур җаваплылык сорый. Шуңа да, һәрчак кисәтәбез, документларны карарга, өйрәнергә кирәк, дибез.

- Шулай ук бу көннәрдә генә син яңа машина алып. Руль артына да утыргансың. Куркытмадымы?
- Кирәк, дидем дә утырдым. Права алганга инде 8 ел. Шуның 3 елын килде- китте генә йөрдем. Чөнки машина уртак. Декрет ялында гел йөрелмәде. Аннан, Илнур машинасын алмаштырды да, зур машина, кроссоверга гомумән утырырга курыктым. Аның белән ни ишегалдына сыя алмыйм, парковларда авыр иде. Бәрермен, дип курыктым. Аңлыйм инде, ияләшсәм, йөрер идем. Тәҗрибә җитмәде. Ә хәзер Аллага шөкер, шәхсән үземә дип машина алдым. Исән сау йөрергә язсын!

- Киләсе планнарың белән да уртаклашсаң иде.
- План корырга яратмыйм) Бар да Аллаһ кулында, исән- сау яшәргә кирәк. Үзебез, балаларыбыз исән-сау булсын!
Гөлназ Фәйзрахманова эфирларын тәмамлаганда “Яратып, хөрмәт итеп, Гөлназ Фәйзрахманова” диеп саубуллаша. Без дә бу гадәтне үзгәртмик. “Болгар радиосы” дулкыннарында күрешкәнгә кадәр.

Айсылу Хаҗиева
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"