Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе: ТУЛЫ РЕПОРТАЖ!

8 декабрь көнне “Пирамида” концертлар залында елның көтеп алынган музыкаль вакыйгасы - “Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Быелгы лауреатлар 34 номинациядә “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләнде.

378A1706-copy.jpg

«Могҗиза иленә рәхим итегез!”

Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, премия тапшыру тамашасы ишек төбеннән үк башланды. Концертка килүчеләрне уникаль утлы шоу белән каршы алдылар һәм “Пирамида” залына махсус алтын арка аша озаттылар. “Могҗиза иленә илтүче” дигәнне аңлата торган арка аша узып, теләк теләгән һәркемгә алтын йолдыз рәвешендәге түштамга да бүләк ителде. Ә фойеда кунакларны “Мирас” ансамбле музыкантлары милли көйләр белән каршы алды. Антракт вакытында исә яшь баянчылар “Пирамида”га милли моңнарны яңгыратты. Моннан тыш, биредә тамашачыларга фотозонада фотога төшү мөмкинлеге дә каралган иде. Кыскасы, бу көнне “Болгар радиосы” үзенең кунакларына чын, милли бәйрәм атмосферасы тудыра алды.

378A2137 copy.jpg

“Җыр канатландыра!”

Быелгы тантана “Җыр канатландыра!” девизы астында узды. “Җырның тәэсир көчен, тылсымын һәм тел белән аңлатып бирә алмаслык хис-кичерешләрне радио дулкыннары аша гына түгел, ә нәкъ менә сәхнә аша җиткерү – безнең төп максатыбыз“, - диде тантананың сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы режиссеры Илфак Хафизов.

378A1746-copy.jpg

Серле хатын-кыз алып баручы

Тамашаны алып барырга тиешле ике кеше алдан ук билгеле иде. Алар - Татарстанның атказанган артисты, “Иртәнге чәй” алып баручысы Рөстәм Гайзуллин белән “Болгар радиосы”ның баш мөхәррире-продюсеры Илфар Кәримов. Әлеге вакыйга уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә өченче алып баручыны сер итеп калдырганнар иде. Концертта аның “Болгар радиосы”нда Яңалыклар хезмәте алып баручысы Миләүшә Кашапова икәнлеге билгеле булды.

378A1826 copy.jpg

“Уртак җиңү”

Мәгълүм булганча, тамашада катнашучы унике җырчы “Кайнар хит” нәтиҗәләре буенча ачыклана. Әлеге проектның беренче җиңүчесе – Ләйсән Гыймаева. Ул әлеге премиягә тәүге тапкыр лаек булды. Тантананы да “Алан җиләге” белән нәкъ менә Ләйсән ачып җибәрде. “Бик дулкынландыргыч мизгелләр. Залда ак яулыклы әбиләр дә бар, җылы һәм рәхәт атмосфера. Бу – җырның авторы Зифа апа Нагаева белән уртак җиңүебез!” – диде җырчы. Зифа ханым исә әлеге җырның бу дәрәҗәгә лаек булуын тойган. Үзе әйтүенчә, “Алан җиләге” җыры Татарстанда гына түгел, Башкортстанда да популяр.

378A1765 copy.jpg

“Җырларны күз яше аша язам”

“Өметле җырчы” номинациясендә җиңү яулаган Алия Карачурина уңышка ирешүендә Ришат Төхвәтуллинның да роле зур дип саный. “Тамашачыларга танылуым белән мин аңа бурычлы. Аның концертлары һәрвакыт тулы заллар белән уза. Бу бүләк миңа бик кадерле, чөнки җырчылар күп һәм көндәшлек тә зур. Әлеге чарада катнашу хыялы булса да, җиңәчәгемә бик ышанып бетмәгән идем. Дөресен генә әйткәндә, хит-парад нәтиҗәләре артыннан күзәтеп тә бармадым. Җиңүем турында да миңа тамашачыларым хәбәр итте”, - диде Алия.

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар “Елның гаилә дуэты” исемен алды. Динә ханым ныклы гаилә коруның серен ачты. “Гаилә нык булсын өчен бер-береңә ышанычны югалтмаска кирәк. Тормыш иптәшеңнең иңнәренә таяна аласың икән, дөньяда беркайчан да абынмыйсың, ялгышмыйсың. Гаилә дуэты – ул зур көч!” – диде Динә Латыйпова.

"Иң моңлы дуэт" исеменә Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова лаек булды. Әлеге пар Ильмира иҗат иткән җырны башкарды. “Мин 10 ел дәвамында иҗат итәм, аның үзенең бер тарихы бар. Киләчәктә дә тамашачыны йөрәктән, күңелдән чыккан җырларым белән сөендерергә язсын. Кайбер җырларны хәтта күз яше аша язам”, - ди Ильмира Нәгыймова.

378A2300-copy.jpg

“Тик тормаска тырышам”

Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина өчен бу – өченче “Алтын йолдыз” сыны. Бу юлы ул “Иң тынгысыз җырчы” номинациясендә җиңү яулады. Халык аның “Шөкер ит булганына” җырын аеруча үз иткән. “Елга бер тапкыр гына була торган мондый зур бәйрәмдә чыгыш ясауны көтеп алабыз. Номинация дә миңа туры килә дип саныйм, чөнки тик тормаска тырышам, гел эзләнүдәмен. Репертуарны баету, җырларны сәхнәгә кую буенча да яңалыкка омтылам. Бик тырыш, матур яшьләрдән калышмаска тырышам. Кая чакырсалар да барам. Кайвакыт Лилия: “Әни, син гел юлда йөрисең”, - дип ачуланып та куя. Ләкин исән-сау булганда юлда йөрү дә миңа рәхәтлек бирә, - диде ул.

“Күпкырлы җырчы” номинациясендә Илназ Баһ бүләкләнде. “Мөгаен, мине бар яктан сынап караганнардыр, шуңа әлеге номинация бирелгәндер дип уйлыйм. Бүген мин үзем язган “Бер күрешү үзе бер гомер” дигән җыр белән чыгыш ясадым”, - дип сөйләде яңа гына Татарстанның атказанган артисты исемен алган Илназ Баһ.

378A1722 copy.jpg

“Иң матур җырларны Рамазановларга бирәм”

Зинира һәм Ризат Рамазановлар “Иң халыкчан дуэт” исеменә лаек булды. Бу – гаиләнең дүртенче йолдызы. Алар үзләренең популярлык серен ел да репертуар яңартуда дип саный. Билгеле булганча, Рамазановлар репертуарындагы җырларның күбесен Айдар Тимербаев иҗат иткән. “Айдар абый Тимербаев шигырен табып, көен язып безгә иң затлы җырларын биреп тора. Тамашачыларга рәхмәт, аларның ышанычын акларбыз, Алла боерса. Зинира-Ризат һәм Айдар тандемы киләчәктә дә матур җырлар иҗат итәр дип өметләнәбез”, - диде Ризат.

Айдар Тимербаев та аның сүзләрен җөпләде: “Алар миңа балаларым кебек. Иң матур, хит җырларымны аларга дип язам. Күңелне биреп язылган җырлар гына халык мәхәббәтен яулый дип уйлыйм”. Зинира фикеренчә, җырчылар тамашачыны җыр белән тәрбияли. “Бүген башкарган “Хыянәт” җыры халыкка гыйбрәт булсын иде, җырларда гына калсын иде”, - ди ул.

378A1826 copy.jpg

“Кемнең нәрсә әйтүе кызык түгел”

“Хатын-кызлар арасында иң моңлы җырчы” дип танылган Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрова әйтүенчә, аның өчен әлеге бүләк – бик зур дәрәҗә. “Заманында үзем турында төрле авыр сүзләр дә ишетергә туры килде. Ләкин мин аларның барысын да уздырдым. Миңа хәзер кемнең нәрсә әйтүе бөтенләй кызык түгел. Иң мөһиме - халык ярата, җырларымны тыңлый. Ул бәяли”, - диде Бәширә ханым.

Шушы ук номинациядә ир-ат җырчылар арасында Идрис Газиев бүләкләнде. Ул тантанада музыкасыз гына җырлаучы бердәнбер җырчы булды. “Халык җыры, гомумән, җыр сәнгате турында сүз кузгатканда, әлбәттә, моң дип әйтәбез. Ә моңның асылы – ул халык җырлары. Шуңа күрә мин акапелла җырларга булдым”, - диде ул.

“Иң халыкчан автор-башкаручы” Зөфәр Хәйретдинов әйтүенчә, халык аның җырларын үзенеке кебек кабул итә, шуңа да җырлар халыкчан була. “Бүгенге көндә яшьләр арасында автор-башкаручылар күп, ләкин кешенең күңелендә хис булмаса, киңәш сорап кына иҗат итеп автор булып булмый”, - ди ул.

378A2011-copy.jpg

“30 ел элек язылган җыр җиңү китерде”

“Иң романтик дуэт” исеменә лаек булган Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар тантанага зур дулкынлану хисе белән килгән. “Ниһаять, халык алдында чыгыш ясаганнан соң тынычландык. Җиңеллек һәм рәхәтлек хисләре кичерәбез. Безне романтик гаилә дип тапканнар икән, без моңа шат кына. Ун ел дәвамында гаиләбезне саклап, яклап яшибез!” - ди Шәйхетдиновлар.

Алсу һәм Флорит Гыйздәтуллиннар “Иң лирик дуэт” дип танылды. Алар Наил Касыймовның 30 ел элек язылган “Кайчан гына очрашырбыз” җыры белән чыгыш ясады. “Яшь буынның бу җырны онытмыйча җырлавы бик зур шатлык. Җырны язганда, озын гомерле булыр дип уйламаган идем. Иң беренче булып аны Хәйдәр Бигичев башкарган иде”, - ди Наил Касыймов.

“Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”ны Филүс Каһиров башкарды. “Саф хисле мәхәббәт” җырының сүзләрен язган Ильмира Гыймаевага көй авторы Альфред Якшимбетов мөрәҗәгать иткән. “Саф хисле мәхәббәт турында җыр кирәк иде, диде. Җыр тиз генә язылмады, ә инде язып биргәч, 15 минут та үтмәде, Альфред абый шалтыратып “җырны Филүс алды” диде. Шуннан соң минем халәтне беләсез инде, мин бик бәхетле!” - ди автор.

378A2405 copy.jpg

“Күңелдәге иҗат орлыгы җырлата”

“Ел ташкыны” исеменә Гүзәл Диникеева лаек булды. “Күңелгә иҗат орлыгы салынган икән, аны беркая да алып куеп булмый. Нәкъ менә ул һәрвакыт җырлата, сәхнәгә чыгарга көч бирә”, - ди Гүзәл.

“Иң яхшы лирик җыр” номинациясендә Мурат Гайсинның “Агыла моң” җыры җиңү яулады. “Тамашачыма миңа булган ышанычы өчен рәхмәт”, - диде җырчы. Җыр сүзләрен иҗат иткән Венер Фәттаховның бер меңнән артык җыры булса да, аның җыры Милли премиягә тәүге тапкыр лаек булган. “Барлык хис-кичерешләремне җырга салдым, Мурат аңа үзе көй язды”, - ди автор.

“Иң эзләнүчән җырчы” номинациясендә Татарстанның халык артисты ИлСаф бүләкләнде. “Минемчә, 20 елдан артык вакыт узса да, мәртәбәле чараларда катнаша, эзләнә, җырлар таба, дип мине әлеге номинациядә күргәннәр дип уйлыйм”, - диде ул.

378A2243-copy.jpg

“Салават абыйдан үрнәк алабыз”

“Иң җор телле җырчы” номинациясендә бүләкләнгән Данир Сабиров фикеренчә, эстрадада әлеге номинациягә туры килердәй артистлар бар. “Телгә тапкыр егетләребез бар, Аллага шөкер. Әйтик, Рифат Зарипов бик оста сөйли. Шулай да без барыбыз да Салават абыйдан үрнәк алабыз. Ул яхшы җырлавына карамастан, бик оста итеп сөйли һәм оста итеп җавап та кайтара ала. Мин җырчы ук булып саналмасам да, тамашачы җырны да җылы алкышлар белән кабул итте. Мин аларга чиксез рәхмәтлемен!” – дип сөйләде Данир Сабиров.

"Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен" Татарстанның халык артисты Винера Ганиевага “Алтын йолдыз” сыны тапшырылды. “Менә инде 36 ел сәнгатькә хезмәт итәм. Иң беренче мин опера җырчысы буларак өлешемне кертсәм, аннан соң остаз буларак, үз тәҗрибәмне яшьләргә җиткердем. Һәм әле дә бу юнәлештә эшлим. Минем тәҗрибәм – ул зур байлык, димәк, мин байлык белән уртаклашам дигән сүз. Быелгы номинантлар арасында минем алты шәкертем бар. Мин алар өчен бик шат”, - диде Винера Ганиева.

378A1915 copy.jpg

378A2127-copy.jpg

“Алтын йолдыз” тотармын дип хыялландыммы икән?

Раяз Фасыйхов “Иң романтик җырчы” исемен алды. “Мин – авылы баласы. Мин күктәге йолдызларны күреп, шуларга сокланып, хыялланып үстем. Ләкин “Алтын йолдыз” тотып, сезнең белән сөйләшермен дип хыялландыммы икән? Бәлки хыялланганмындыр... Табигатькә гашыйк булган кеше романтик була. Мин бүген үземнең романтик булуымны ассызыклап, гитара белән чыгыш ясадым, дөрес гитарада әллә ни уйный белмим үзе”, - диде Раяз.

“Тамашачы мәхәббәте” исеменә Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар лаек булды. “Без инде 15 елдан артык эстрадада иҗат итәбез. Ләкин тамашачының мәхәббәтен яулау өчен озак вакыт кирәкми. Иң мөһиме - халык җырны кабул итсен, яратсын. Кайвакыт моның өчен бер ел да, ике ел да җитә. Ә ул мәхәббәтне еллар дәверендә саклап калу өчен эшләргә, иҗат итәргә кирәк”, - ди абыйлы-сеңелле дуэт.

378A2509-copy.jpg

“Барысына да Айдар гаепле”

“Иң лирик җырчы” номинациясендә Илсөя Бәдретдинова бүләкләнде. “Әгәр миңа 16 ел элек “син “Иң лирик җырчы” буласың дисәләр, шаккаткан булыр идем, билләхи! Барысына да Айдар Тимербаев гаепле. Матур җырлар бирә, минем җырлыйсым килә. Узган ел да Айдарның җыры өчен “Алтын йолдыз” бирделәр. Безнең әзер булган, ләкин әле халыкка яңгырамаган яңа җырларыбыз да бар. Исән-имин иҗат итәргә язсын! Айдарның уникальлеге шунда: аның җырларын иң әйдәп баручы җырчылар башкара, ләкин ул җырлар төрле, бер-берсенә охшамаган” – диде Илсөя. Айдар Тимербаев фикеренчә, Илсөя – иң үзенчәлекле җырчы, шуңа да ул Илсөягә җырларны махсус атап яза.

“Ел продюсеры” дип Виталий Агапов танылды. Билгеле булганча, бүгенге көндә Виталий Агаповның эшләпәсе астында шактый җырчылар “ышыклана”. Алар арасында иң танылганнары – быелгы Милли премия лауреатлары Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар.

"Милли моңнарны саклап калуга керткән өлеше өчен" Ваһапов фонды, "Милли музыка үсешенә керткән өлеше өчен" Эльмир Низамов “Алтын йолдыз” белән бүләкләнде. "Популяр җырлар авторы" исеменә Айдар Тимербаев, "Халык күңеленә кергән җырлар авторы" исеменә Зифа Нагаева лаек булды.

378A2166 copy.jpg

“Исемне аклау өчен 7 килолы күлмәк кидем”

“Иң зәвыклы җырчы” исемен Лилиана Ирназарова алды. “Минем өчен зәвыклы җырчы булу – бик югары дәрәҗә. Шушы исемне аклау өчен өстемә 7 кг авырлыктагы күлмәк кидем. Хәтта туфлиемдә дә энҗе-мәрҗән ташлары бар”, - ди җырчы.

Лилия Гиматдинова башкарган “Төшләрем” җыры 20 ел элек язылса да, җырчы аны быел гына яңартып, яңа сулыш биргән. Һәм бу уңышлы булган күрәсең, Лилия “Заманча яңгыраш” номинациясендә бүләкләнде. “Җыр Лилиянең үскәнен көткән, ул җырны йөрәгеннән үткәреп башкара алды”, - ди җыр авторы Фәүзия Солтан. Җырның көен Лилиянең әтисе Мөнир Ситдыйков иҗат иткән.

"Иң креатив дуэт" булып Винарис Илъегет һәм Ләйсән Мәхмүтова танылды. Җырчыларның икесе дә әлеге номинация белән килешүен белдерде. “Безгә карагыз әле сез! Иң креативлары – без! Ләйсәнгә рәхмәт, аның җыры безгә җиңү китерде,” – ди сөенечләрен кая куярга белмәгән дуэт.

378A2412-copy.jpg

“Яшәсен халкым моңнары!”

“Халык мәхәббәте” номинациясендә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова бүләкләнде. Сәхнәдә аның тавышы яңгырауга, зал тын калды, чөнки Зәйнәб ханымның моңы һәр йөрәккә үтеп, икенче бер сихри дөньяга алып кереп китә. Милли премия тантанасын бу артисттан башка күз алдына китерүе дә кыен. “Халыкка булган мәхәббәт һәрвакыт күңелдә, йөрәктә. Бәлки шуңа күрә халык белән безнең арадагы мәхәббәт озак еллар дәвамында сакланып киләдер. Туган илемне, туган җиремне бик яратам. Яшәсен халкымның моңнары!” – дип белдерде Зәйнәб ханым.

Шушы ук номинациядә ир-атлар арасында Ришат Төхвәтуллин бүләкләнде. “Минем өчен моннан да югарырак дәрәҗә юк. Халык мәхәббәте – иң зур бүләк. Биредә бер чыгыш ясауга караганда, 2,5 сәгать концерт бирү җиңелрәк. Бик дулкынланам”, - диде Ришат.

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясендә “Ел җырчысы” исеменә Айдар Галимов лаеклы дип табылды. Ул үзенең дулкынлануын яшермәде. “Ел ахырында халык алдына әлеге номинациядә чыгаралар икән, бу – зур җиңү. Моның белән бергә тагын да зуррак җаваплылык өстәлә. Бу исемне күтәрергә көч тә, сәламәтлек тә кирәк бит әле. Шуңа күрә дулкынлану кичерәм. Киләчәктә дә бу исемне акларга язсын”, - диде ул.

378A1948 copy.jpg

“Кая гына барсам да, татарча җырлыйм!”

“Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен" Альберт Асадуллинга “Алтын йолдыз” сыны тапшырылды. “Дөньяның кайсы гына почмагында чыгыш ясасам да, татар телендә җыр башкармый калмыйм. Күптән түгел Парижда узган чарада рус телендә җыр башкарырга тиеш идем. Әмма мин режиссердан ул җырны куймавын үтендем. Ә инде сәхнәгә чыккач, үзебезнең “Тәфтиләү”не суздым. Анда беркем дә акапелла җырламады, халык шаккаты, зур алкышларга күмде”, - диде җырчы.

378A2577 copy.jpg

Флера Сөләймәнова – татар эстрадасы легендасы!

“Татар эстрадасы легендасы” номинациясендә сәхнәгә күтәрелгән Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманованы зал аягүрә басып алкышлады. Соңгы елларда берничә тапкыр катлаулы операцияләр кичергән Флера апаның сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Аны сәхнәгә “Болгар радиосы” продюсеры Ленар Кәшәфетдинов озата чыкты. “Бүгенге тантанага бик киләсем килде, күрәсем килде. Мин “Болгар радиосы”н бик яратам, тапшырулары искиткеч. “Татарстан” радиосында тавыш операторы булып эшләдем, шуңа да “Болгар радиосы” якын миңа. Бүген тамашачы бик әйбәт каршы алды, зал гына күтәрде һәм яшәтте мине. 60 елдан артык җырлыйм, әле һаман да җырлыйм. “Җырламыйсыздыр инде хәзер?” диючеләргә “Җырлап күрсәтимме соң?” дип җавап бирәм”, - диде Флера Сөләйманова.

Авторларга хөрмәт

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе тантанасының төп уңышларыннан берсе – авторларны да игътибардан читтә калдырмау. Җырчылар белән бергә алар да бүләкләнде. Автор буларак сәхнәгә иң күп күтәрелүче кеше бу кичне Айдар Тимербаев булды дияргә дә мөмкин. Хәер, Башкортстан белән Татарстан арасын бер итеп йөрүче Зифа Нагаеваның да бу кичәдә дүрт җыры яңгырады. Моннан тыш, ул “Халык күңеленә кергән җырлар өчен” номинациясендә дә бүләкләнде. “Бармакның кайсын тешләп карасаң да авырткан кебек, җырларым да шулай ук кадерле”, - диде ул. Җырчылар белән бергә сәхнәгә автор–башкаручы Айдар Тимербаев, танылган шагыйрә һәм композитор Зифа Нагаева, аранжировщик һәм композитор Марат Мухин, шагыйрь Рәмис Аймәт һәм башка авторлар да күтәрелде.

378A2349-copy.jpg

“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясе лауреатлары:
1. "Иң үзенчәлекле тавыш" Ләйсән Гыймаева
2. "Иң халыкчан дуэт" Зинира һәм Ризат Рамазановлар
3. "Заманча яңгыраш" Лилия Гиматдинова
4. "Ел җырчысы" Айдар Галимов
5. "Иң романтик дуэт" Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар
6. "Күпкырлы җырчы" Илназ Баһ
7. "Иң лирик дуэт" Алсу һәм Флорит Гыйздәтуллиннар
8. "Иң эзләнүчән җырчы" ИлСаф
9. "Иң лирик җыр" Мурат Гайсин
10. "Тамашачы мәхәббәте" Дилә һәм Булат Нигъмәтуллинар
11. "Иң моңлы дуэт" Руслан Кираметдинов һәм Ильмира Нәгыймова
12. "Иң өметле җырчы" Алия Карачурина
13. "Халык мәхәббәте" (ир-ат жырчылар арасында) Ришат Төхвәтуллин
14. "Иң лирик җырчы" Илсөя Бәдретдинова
15. "Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен" Винера Ганиева
16. "Иң моңлы җырчы" (хатын-кызлар арасында) Бәширә Насыйрова
17. "Йөрәкләргә үтеп кергән җыр" Филүс Каһиров
18. "Иң җор телле җырчы" Данир Сабиров
19. "Халык мәхәббәте" (хатын-кыз жырчылар арасында) Зәйнәб Фәрхетдинова
20. "Ел продюсеры" Агапов Виталий
21. "Иң моңлы җырчы" (ир-атлар арасында) Идрис Газиев
22. "Татар эстрадасы легендасы" Флера Сөләйманова
23. "Иң романтик җырчы" Раяз Фасыйхов
24. "Популяр җырлар авторы" Айдар Тимербаев
25. "Халык күңеленә кергән җырлар авторы" Зифа Нагаева
26. "Иң зәвыклы җырчы" Лилиана Ирназарова
27. "Елның гаилә дуэты" Динә һәм Рафаэль Латыйповлар
28. "Татар җыр сәнгатен дөньяга танытканы өчен" Альберт Асадуллин
29. "Милли музыка үсешенә керткән өлеше өчен" Эльмир Низамов
30. "Иң тынгысыз җырчы" Гөлдания Хәйруллина
31. "Иң халыкчан автор-башкаручы" Зөфәр Хәйретдинов
32. "Иң креатив дуэт" Винарис Илъегет һәм Ләйсән Мәхмүтова
33. "Ел ташкыны" Гүзәл Диникеева
34. "Милли моңнарны саклап калуга керткән өлеше өчен" Ваһапов фонды

БЕЗНЕҢ МӘГЪЛҮМАТИ ПАРТНЕРЛАР: “Татар-информ”, “Интертат”, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Татар Тудей”, “Реальное время”, “Акчарлак”, “Метро”.


Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"