Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы" милли музыкаль премиясе лауреаты исеменә дәгъва кылучы Әнвәр Нургалиев: “Әти-әниемнең “Төпчегебез – телевизорда!” диюләре минем өчен иң зур горурлык”

“Болгар радиосы”ның V “Алтын йолдыз” Милли музыка премиясе тантанасында тамашачылар күп кенә яңа исемнәрне күрә ала. Шундый җырчыларның берсе – соңгы берничә елда Татарстан һәм Башкортстан сәхнәләрен тигез дәрәҗәдә югары уңыш белән яулап өлгергән Әнвәр Нургалиев. Шушы көннәрдә Башкортстанның атказанган артисты «Алтын йолдыз» Милли музыка премиясе тантанасы лауреаты булу кичерешләре белән уртаклашты.

- Сез Татарстанда «Алтын йолдыз» Милли музыка премиясе сыман зур чарада беренче тапкыр катнашасыз. Лауреат исеменә лаек булуның беренче кичерешләре нинди булды?

- Бу минем өчен бик зур бәя. “Яңа Гасыр” телеканалы һәм “Болгар радиосы” уздырган мондый зур чарада катнашу минем өчен зур шатлык. Әлбәттә, дулкынландыра, чөнки бу зур җаваплылык. Мин үземнең кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып бетерә алмыйм (көлә).

- Миллилек алымнары Милли музыка премиясендә һәм “Кайнар хит” хит-парадында ни дәрәҗәдә актив чагыла?

- Мондый алымнар кайбер җырчыларыбызның үз-үзен тотышында сизелә, чөнки гадилек кайберләренең кыйфәтендә, ә кайберләренең киемендә урын алган. Кемдер миллилекне җырлары аша чагылдыра белә. Халык җырларын башкарган артистлар хәзер бик күп. Миллилекне пентатоникада чагыла дисәм дә, хата булмас. Милли җырларыбыз пентатоника баскычында төзелгән. Миңа калса, безнең миллилек күбрәк җырларыбызда күренә. Киемдә милләткә якын элементлар керткән артистлар да бар. Шулай булса да, кайбер артистлар Рәсәй һәм Европа җырчыларына ошарга омтылып киенә. Анысы да кирәктер, билгеле, ләкин миллилек беренче урында булырга тиеш.

- Алдагы сорауга сездән дә яхшырак җавап бирүче табылмастыр. Ник дигәндә, сез ике күрше республика эстрадасында да билгеле артист. Башкортстан һәм Татарстанда моның ише зур бәйрәмнәрнең төп аермасы нәрсәдә?

- Төп аерма дигәннән, ике республикада ике төрле музыка багланышына өстенлек бирелә. Башкортстанда ул академик җыр булса, биредә эстрада юлына игътибар зур. Бездә бик көчле опера җырчылары, талантлы яшьләр бар. Башкортстанда “Башкорт йыры” фестивале бик зур масштабларда үтә.

Республикада талантлар бик күп. Татарстанда зур концертлар шулай ук грандиоз рәвештә уза. Белмим, моның сәбәбе Мәскәүгә якынрак булумы, әллә эстрада җырчыларының күп булуындамы икән? Башкортстанда уздырылган зур концертларның үз яме бар. Аермасын академик һәм эстрада җырларына өстенлек бирелүдә күрәм. Казанда күбрәк халыкчан эстрада өстенлек итә.

- “Алтын йолдыз” Милли музыка премиясенең биш ел эчендә ирешкән төп уңышлары нинди дип саныйсыз?

- Премия, һичшиксез, елдан-ел үсә һәм яңа исемнәрне халыкка таныттыра. “Яңа Гасыр” телеканалын һәм “Болгар радиосы”н күп җирдә беләләр һәм карыйлар-тыңлыйлар. Халыкка премиянең исеме тарала, шуңа күрә аның дәрәҗәсе дә елдан-ел үсә. Үземнең бу бәйрәмдә катнашуым мине бик шатландыра, чөнки Милли музыкаль премия лауреаты булып танылу зур бәя дә һәм зур горурлык та. Беренче чиратта, бу әти-әнием алдында горурлык. Алар күрәләр, “Безнең төпчегебез телевизорда, карыйбыз, сокланабыз” диләр. Төп горурлык шунда бит.

- Сезнең фикерегезчә, җырчы иҗатында нинди миллилек төсмерләре чагылырга тиеш?

- Милли җырчы өчен беренче төп шарт - үз телеңне белү. Башкорт җырчысы икән – башкортныкын, татар җырчысы икән – татарныкын. Икенче шарт дип җырчының халык җырларын җырлый белүен саныйм. Авыр халык җырымы ул, җиңел җырмы – һәрбер җырчы үз милли җырын җырлый белергә тиеш. Минемчә, миллилек шунда чагыладыр.

- Хәзер татар эстрадасында татар телен белмичә, милли җырларны ятлап кына башкаручылар артты. Көчле басым ялгышлыклары сизелеп торган җырчыларга мөнәсәбәтегез нинди?

- Әгәр җырчы үз милләте җырын ятлап җырлый икән, миңа калса, моның бер начарлыгы да юк. Артист татарча белә торып та, русча сөйләшеп йөри икән, минемчә, бу дөрес үк түгел. Кеше татар телен белмичә, милли җырларыбызны ятлап җырлап йөри икән, минем аңа карата хәтта ниндидер бер хөрмәт хисем дә бар. Бар бит татар җырларын башкарган урыс милләтле кешеләр дә, андыйларга минем бары тик “бишле” генә куясым килә.

- Бәйрәм кичендә Милли музыка премиясе тантанасы тамашачылары Әнвәр Нургалиевны нинди образда күрә ала?

- Анысы сер булып калсын әле (көлә). Әле мин тантанага үз образымны күз алдыма китермәдем. Мин хәзерге вакытта уйлау стадиясендә утырам. Зур тантананың үз сюрпризлары да булырга тиеш.

- 9 нчы декабрь кичендә “Пирамида” концертлар залына киләсе тамашачыларга теләкләрегез нинди?

- Мин аларга, беренче чиратта, исәнлек-саулык телим. Татарстан тамашачысына безне кеше иткәннәре өчен зур рәхмәтләремне җиткерәм. Безнең җырларыбызны тыңлаганнары һәм үз иткәннәре өчен рәхмәт. Иң мөһиме, тамашачыларыбызга гаилә бәхете телим, чөнки гаилә булмаса, җырчысы да, иҗаты да кирәкми. Бәхетле булсыннар, дәртләре беркайчан сүнмәсен һәм күңел тынычлыгы аларны ташламасын! Менә югарыда әйтелгән теләкләрне иң кирәкле теләкләр дип саныйм.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"