Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Җырлар авторы Рамил Чурагулов татар-башкорт дуслыгына багышланган иҗади турга чыга

10 августа 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
14-16 август көннәрендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче танылган шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов иҗатына багышланган туристик сәяхәт булачак. Уникенче тапкыр узучы чара Уфа – Казан – Уфа маршруты белән Идел елгасы буенча булыр дип көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Рамил Чурагулов үзе хәбәр итте.

Рамил Чурагулов сүзләре буенча, сәяхәттә ел саен Татарстан һәм Башкортстан районнарыннан, шәһәрләреннән аның иҗатын яратучы тамашачылар катнаша. “Чараны оештыручы дустым Камил Сираҗетдиновка рәхмәт, ул бик булыша. Турның мәгънәсе – дуслык, туганлык, матурлык һәм иҗатны әдәбиятта пропагандалау. Татарстан һәм Башкортстанда агучы Ык елгасы татарлар белән башкортларны бүлми, Ык һәм Сөн елгаларында дуслык өчен күперләр һәрвакыт бар”, - ди ул.

Рамил Чурагулов “Җир астында юллар юк” дигән җырына ишарәләп, кайбер кешеләр җирне бүлешә алмый дигән фикерен әйтте. “Җир бөтен кешегә дә җитә ул. Җир кешегә матурлык өсти. Минемчә, татар-башкорт дуслыгы дип сөйләү бик үк дөрес түгел, чөнки татар да, башкорт та бертуган, алар дус-тату булган, дошман булмаган! Ничәмә еллар мин татар-башкорт дуслык күперенең илчесе булып йөрим”, - диде ул. Милли мөнәсәбәтләр турында фикерен дәвам итеп, Рамил Чурагулов милли тәрбия һәм мәгариф турында да әйтте: “Ике балам да татар телен дә, башкорт телен дә камил белә. Без дөнья, эш дип мәктәпкә генә ышанырга тиеш түгел, без туган телебездә өйдә сөйләшергә тиеш. Татар милләте кешесе булуым белән мин чиксез бәхетле. Милли мәктәпләр дә булырга тиеш дип саныйм”, - диде ул.

Рамил Чурагулов Татарстанда яшьләр аны белә дип саный. "Чөнки Салават Фәтхетдиновның концертына яшьләр дә, картлар да йөри. Ә мин аның берничә җырының авторы. Татарстанның күп кенә җырчылары минем иҗатым белән күтәрелде. Мин яшьләрнең рухи үзәкләренә үткән әсәрләр тудырам. Илһам юк дип тик ятмыйм, миңа илһам гел килеп тора. Шагыйрь кеше яза-яза профессионалга әйләнә. Аллага шөкер, алга барам. Соңгы вакыт Гүзәл Уразова “Ак розалар” дигән җырымны башкара, әле мин аңа яңа җырлар бирдем. Артистлар гел шалтыратып тора. Мин җыр сатып ятмыйм, ул алай булырга тиеш тә түгел, миңа калса. Без булдырабыз икән, акча табу мөмкинчелеген үзебез табарга тиеш. Минем әсәрләрем дөньяны яктыртсын иде. Алга таба да иҗат итәргә язсын", - дип билгели үзенең иҗади максатларын шагыйрь.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"