«Болгар радиосы» мөхәррире Артур Фәләхов «СМИротворец-2026» бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулады
Татарстан журналистикасы өчен чираттагы зур горурлык: «Болгар радиосы»ның Яңалыклар хезмәте мөхәррире Артур Фәләхов «СМИротворец-2026» абруйлы бөтенроссия конкурсы лауреаты булды. Ул «Россия халыклары бердәмлеге» номинациясендә мактаулы 2 урынга лаек дип табылды.
Артур Фәләхов быелгы бәйгедә Татарстан данын яклап җиңүгә ирешкән бердәнбер журналист.
Быел «СМИротворец» конкурсында көндәшлек аеруча югары булды. Оештыручылар илнең барлык федераль округларыннан — 1329 массакүләм мәгълүмат чарасыннан һәм популяр блоглардан килгән 14 меңнән артык материалны тикшергән. Катлаулы сайлап алу этапларыннан соң, финал исемлегенә (шорт-листка) нибары 135 катнашучы узды. Ә дәрәҗәле жюри алар арасыннан иң яхшы 35 җиңүчене билгеләде.
Хезмәттәшебезне әлеге зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз! Бу җиңү — Республикабыз радиожурналистикасының югары дәрәҗәсен һәм милләтара дуслыкны ныгытуга керткән өлешен тагын бер кат раслый.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
