Җырчы Альберт Нурминский никахы турында: "Өйләнүемә үзем дә шаккаттым"
«Хәзер иртән үзем ашарга пешермим. Бу инде Алсуның вазыйфасы. Өйләнгәнемә үзем шаккаттым», — ди Альберт.
«Алсу белән без өч еллап дуслашып йөрибез. Мин төрле шәһәрләрдә чыгыш ясыйм, еш кына авырыйм, күз тия. Минем әби дә өшкерүче, төрле муллалар янына да барам. Берюлы бер мулла «Альберт, күзләр тигән, һәрчак кеше янында йөрисең. Ә нигә әле син никах укытмагансың? Сиңа никах укытырга кирәк», диде ул.
Альберт озак уйлап тормаган. Җомга көнне Норма авылы мулласына шалтыраткан, ә якшәмбе көнне никах укытканнар. «Туганнар барысы да шаккаттылар. Көтмәгәндә булды бу. Алсуның туганнары Башкортстанның Туймазысыннан ук тиз арада килеп җиттеләр», — ди җырчы.
Альберт тумышы белән Балтач районының Норма авылыннан. Ул карьерасын үзе иҗат иткән татар җырлары белән башлап җибәрде. Хәзерге вакытта рус телендәге җырлары бик популяр. Алар күп кенә музыкаль платформаларда иң күп тыңланганнар рәтенә керә. 19 июнь Туймазы кызы Алсу белән никах укытты.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
