МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Өйдә лимон үстерүнең бик ансат юлы

"Лимонны орлыктан чәчеп карадым, зур агач булып үсте, тик чәчәк атмады. Биш ел элек бер туганым үсентесен бүләк иткән иде. Ул ел саен чәчәк ата, әмма бер генә лимон үстерә, калган чәчәкләрен коеп бетерә. Ни өчен шулай була икән? Лимонны тәрбияләргә өйрәтсәгез иде. Тагын бер соравым бар. Аны чыбыкчадан ничек үрчетергә?" - дип сорый укучылар.

Азнакай районы Актүбә бистәсеннән гөлләр, чәчәкләр үстерү остасы Гөлшат Әшрапова:

— Цитруслылар үстерү белән 20 ел шөгыльләнәм. Миндә лимонның “Павловский” сорты, лимон белән грейпфрут гибриды “Пандероза”, лайм, мандарин бар. Цитруслыларның бөтенесен дә үсенте килеш алып үстердем.

Орлыктан чәчкәндә аларны ялгарга кирәк, башкача җимеш бирмәячәкләр. Хәзер ботакчадан үрчетәм. Кыскартып кискән вакытта 3-4 яфраклы ботакларын үтә күренмәле савытка җиңел туфракка “Корневин”га манып утыртам да, эре яфракларын яртылаш кыскартып, мини-парникка куям. Парник итеп үтә күренмәле пластик контейнер кулланырга була. Чыбыкчадан үрчетүне язын эшлиләр.

Үтә күренмәле савыттан тамыр үсешен күзәтү ансат. Дымландырып торырга гына кирәк. Яңа яфраклары күренә башлаганчы шулай торырга тиеш. Бу эш һәрвакыт уңышлы килеп чыкмаска да мөмкин, шулай да ботакчадан үрчетеп була.

Лимонның чәчәкләрен кою сәбәпләре берничә. Серкәләнү җитмәү: мамыклы таякчык белән бер чәчәктән икенчесенә сак кына серкәне күчерергә кирәк. Бүлмәдә кызу, һава коры булырга мөмкин. Кышын температура +12...+20 оС тирәсе булса әйбәт. Көнгә бер җылы су бөркергә кирәк. Чәчәкләре артык күп булса да, агач көчсезләнә, соңыннан җимшәннәрен коюы ихтимал.

Гөлләр өчен туфрак катнашмасын һәрвакыт үзем әзерлим. Цитруслыларны урман туфрагы, торф, черемә, көл, перлит катнашмасына утыртам. 3 өлеш урман туфрагына 2 өлеш әйбәт черемә, 1 өлеш нейтраль торф, 1 өлеш агроперлит кушам. 1 чиләк туфрак катнашмасына 1 стакан көл өстим.

Җәй айларында — ике атнага бер, кышын 2 айга бер тапкыр биогумус, банан кабыгы төнәтмәсе белән тукландырам. Төнәтмәне болай әзерлим: кичтән 3 л суга 1-2 банан кабыгы салам, иртән шул килеш сибәм. Җәй айларында сыер тизәге әчеткесе сипкәнем дә бар. Кышка лимонның яфрак коя торган гадәте бар, язга таба кыскартып кисәм дә, ул яңадан яфрак ярып, яшелләнеп китә. Чәчәкләре бөтен өйгә хуш ис тарата. Үзең үстергән лимон белән чәй эчү тагын да күңелле.

Лимонны көнчыгыш яки көнбатыш тәрәзә төбендә үстерергә кирәк. Җәй көне туры кояш нурларыннан саклагыз, югыйсә яфраклары пешәргә мөмкин.

matbugat
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК