Татарстанда 2026 елгы авыл хуҗалыгы сезонына нәтиҗә ясадылар
22 октября 2026
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Быел Татарстан 2,5 миллион тонна сөт, 500 000 тоннадан күбрәк ит һәм якынча 2 миллиард йомырка җитештерү планлаштыра. Бу хакта республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан узган тантаналы чарада сөйләде. Чара «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
Гадәттәгечә, авыл хуҗалыгының төрле тармакларының лидерлары да билгеләп үтелде: Кукмара районы (сөт тәүлегенә 550 тоннадан күбрәк савыла), Әтнә һәм Балтач районнары (400 тоннадан артык), Саба, Мамадыш һәм Минзәлә (300 тоннадан артык).
Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлекнең баш саны арту буенча Кайбыч районын, республикада йомырканың 70%ын җитештерүче Лаеш районын һәм Татарстан итенең 40%ын бирүче Тукай районын билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе алдынгыларга рәхмәт белдерде һәм аграрийлар илнең азык-төлек иминлегенә генә түгел, ә Җиңүне якынайтып, сугыш кырында да көрәшүләрен ассызыклады.
«Махсус хәрби операция ветераннары, туган якларына әйләнеп кайткач, илебез һәм республикабыз иминлеге өчен тырышып хезмәт итүләрен дәвам итәләр. Бүгенге көндә безнең геройларыбыз шушы залда утыра. Без сезнең белән горурланабыз!» — дип мөрәҗәгать итте ул кунакларга.
Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен авыл бизнесын ачуга «Агромотиватор» гранты гамәлгә керде, аны инде тугыз яңа фермер алган.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)