Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Владивостокта мөселманнарның намаз уку урыны сатуга куелган

Владивосток мөселманнарының Эгершельд районындагы намаз укый торган урыны сатуга куелган, алар бинаны сатып алу өчен 23,5 миллион сум акча кирәк. Алар ярдәм сорый, дип хәбәр итте ТНВ журналисты Ләйсирә Фазлыева.

«Без бинаны арендага алып, ремонт эшләдек. Аннары бинаны сатуга куйдылар. Без «акчаны үзебез җыябыз, үзебез алабыз», дигәч, башкалар сатып алмасын өчен игъланны алдылар», — дигән имам Айдар хәзрәт Гарифуллин «Татар-информ» журналистына.

Диңгез буе крае башкаласы Владивостокта мәчетләр юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2012 елда килгәч, урыны билгеләнеп, нигезе урынына таш куелса да, мәчет төзелмәгән, инде урыны кире алынган. Татарлар тырышлыгы белән шәһәрдә мәхәллә теркәлгән. Шәһәрдә хакимият ярдәме белән бер намаз урыны ачылган булган. Крыгин урамы, 82 йортта урнашкан бу намаз урыны — икенчесе, ул шәхси эшмәкәрдән арендага алынган бинада урнашкан.

Крыгин урамы, 82 йортта урнашкан бина 2020 елдан бирле арендада. Аның өчен мөселманнар ай саен хуҗаларга 100 мең һәм коммуналь хезмәтләр өчен 50 мең сум — барлыгы 150 мең сум түләп тора. Акча түләү сәдакалар исәбенә һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән башкарыла. Имам әйтүенчә, бу урын шәһәр халкы өчен бик уңайлы, җомгага 400-500, дәресләргә 50-60 укучы килә, җәен лагерь оештырыла. Имам — Тумышы белән Башкортостанның Октябрьский шәһәреннән булган Айдар хәзрәт Гарифуллин.

Бина Владивостокның уртача күчемсез милек бәясеннән сатыла. Аны тулысынча сатып алу өчен, 1 квадрат метры 60 мең дип исәпләгәндә, 23 млн 500 мең сум акча кирәк. Мөселманнар үз көчләре белән 1 млн. сум акча җыйганнар. Алар бинаны үзләрендә калдырып булуга ышана. «Күбрәк гади мөселманнар ярдәм итә, хәтта алтын бизәнү әйберләрен китерүчеләр бар, Аллаһының рәхмәте яусын», — ди имам. Хәзерге вакытта сату турында игълан алынган. Имам мөмкинлеге булган мөселманнарның ярдәм итүен сорый

Ярдәм итәргә теләүчеләр түбәндәге сылтама аша күчә ала.

Фото: Диңгез буе крае мөселманнары диния нәзарәте

tnv.ru
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"