Көчле чыгышлар һәм җылы тамашачы: Казанда «Болгар радиосы ФЕСТ» узды
Арена тулы диярлек иде. Тамашачылар, концерт башланганын көтеп, алдан ук үз урыннарына утырды. Җырчыларны ихлас алкышлар белән каршы алган, һәр чыгышны җылы кабул иткән публика кичәнең ямен тагын да арттырды.
Сәхнәдә Салават Фәтхетдинов, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Илнат Фәрхуллин, Иркә чыгыш ясады. Шулай ук Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар үз җырларын бүләк итте.

Кичәдә тамашачыларга шоуга әзерлек турында мини-сериал да күрсәттеләр. Ул сәхнә артындагы эш белән танышырга, зур концертны әзерләү барышын күрергә мөмкинлек бирде.
Бәйрәм бүләкләрсез дә узмады: «ВКонтакте"да үткәрелгән конкурста җиңүчегә смартфон тапшырдылар. Шулай ук артистларның автографлары төшерелгән «Ак Барс» формасын уйнаттылар. Бу мизгелләр кичәнең күңелле дәвамы булды.
Фото: Салават Камалетдинов
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
