Владимир Путин: "Евгений Пригожин Африкадан кайткан гына иде"
28 августа 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин ДНР башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Денис Пушилин белән әңгәмәдә, ЧВК «Вагнер"ны оештыручы Евгений Пригожин, самолеты шартлаган көнне, аның Африкадан кайтуын әйтте.
«Миңа билгеле булганча, кичә ул Африкадан кайткан гына иде. Биредә берничә рәсми вәкил белән очрашты», — дип сөйләде дәүләт башлыгы.
«Ул безнең илдә генә түгел, чит илдә дә эшчәнлек алып барды, күпчелеге — Африкада. Анда нефть, газ, кыйммәтле металлар һәм ташлар белән шөгыльләнде», — дип өстәде Владимир Путин.
Россия Президенты барлык һәлак булганнарның гаиләләренә чын күңелдән кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерә.
Исегезгә төшерәбез, Мәскәүдән Санкт-Петербургка очучы Embraer Legacy бизнес-джеты 21 август кичендә Тверь өлкәсендә һәлакәткә очрады.
Росавиация мәгълүматлары буенча, һәлакәткә очраган 10 кеше арасында бизнесмен Евгений Пригожин да булган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Фото: kremlin.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/policy/340317-vladimir-putin-evgeniy-prigozhin-afrikadan-kaytkan-gyna-ide/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)