Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Вандаллар татар язучылары сыннарын кара буяу белән буяп чыккан

Чистай шәһәрендә булган хәл бүген татар җәмәгатчелеген таң калдырды. Монда вандаллар - Хәзинә скверындагы татар язучылары сыннарын кара буяу белән буяп чыккан. Нәтиҗәдә, Гаяз Исхакый, Фатыйх Әмирхан, Кояш Тимбикова һәйкәлләренә зыян килгән. Мәгърифәтчеләребез, халыкны агартучылар истәлегенә карата кем шундый гамәл кыла алган?

Чистай шәһәрендәге Хәзинә скверы. Танылган татар мәгрифәтчеләренең йөзенә кара буяу сыланган. Мондый хәлне күреп, узып баручылар шакката.

Миләүшә САФИНА:
Милиция килгән иде, балалар сугышкан дип торам. Ә карасам, авызы, борын асты кап-кара... йөрәк әрни.

Шәһәр халкы бу урынның 10 ел элек чүплек оясы булуын искә алды. Аны шушындый матур итәр өчен күпме көч китүен дә бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

Илдар МИРСИЯПОВ:
- Монда чүплек оясын чистарта чистарта без... шундый сквер создали! нинди совесть белән монарга тотынырга кирәк! күңел әрни, бүтән мондый хәл булмасын иде.

Хәзинә скверын 2014нче елда Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында ачкан булганнар. Скверга Гаяз Исхакый, Фатыйх Әмирхан, София Гобәйдуллина һәм Кояш Тимбикова сыннары, яңа эскәмияләр куела, фонтан ясала. Янәшәдә генә рус һәм татар мәктәпләре. Сквер аша даими балалар узып йөри.

Бүген парктагы сыннарны тәртипкә китерә башладылар.

Григорий ИВАНОВ - Чистай районының коммуналь хезмәткәре:
- Буяуны эретә торган махсус сыекча һәм щетка белән чистартабыз. Ярыклары күп. Шуңа озак бара.

Хәзинә скверында 4 бюст. Чистай районында туган күренекле татар иҗатчылары. берсенә генә тимәгәннәр. София гобәйдуллинага гына тимәгәннәр. Ни өчен? Күзәтү камераларыннан курыкканнармы? Буяулары беткәнме? Хокук сакчылары ачыклаячак.

Күзәтү камералары ярдәмендә бүген - вандалларын кем икәнлеген ачыкладылар да. Алар 14, 15, һәм 17 яшьлек яшүсмерләр булып чыга. Икесе - балигъ булмаганнар эше буенча исәптә торган.

Марат ИШМӘТОВ - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә тикшерүче:
- Аларны видео күзәтү камералары һәм оператив чаралар аша эзләп таптык. Берсе камерага эләккән, аның аша җинаятькә катнашы булган башкаларны да таптык.

Шикләнелүчеләр үз гаебен таныган. Хәзер аларга карата "Вандаллык" маддәсе буенча җинаять эше ачарга җыеналар. Күптән түгел Зәй шәһәрендә дә шуңа охшаш очрак булган иде. Ул вакытта яшүсмерләр Солдатка куелган һәйкәлне яндырды. Нәрсә бу ? Яшүсмерләрнең тәртипсезлегеме? Тарихыбызны, аның танылган шәхесләрен белмәвеме? Әллә тәрбиясезлекме?

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"