«Илhам»: Казанда Илһам Шакиров турында фильмны тәкъдир итү узды
Илһам” фильмы – Россия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировның тормыш юлын бәян итә. Тамашачылар Илһам аганың язмышын карап елады да, көлде дә. Беркем битараф калмады.
Фильмны Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов та югары бәяләде.
- Ике сәгать буе күз яше белән тулы искиткеч тирән сагыш белән карадым. Сериаллар булдыру буенча уртак тәҗрибәбез бар иде. Абстракт образлар, уйдырма образлар белән эшләдек. Билгеле, автор образларын тамашачы җиңелрәк кабул итә. Ә Илһам ага образына кагылырга уйлагач, икеләндем. Ул үзебезнең арада яшәгән, иҗат иткән бөек шәхес. Аны нәкъ үзе кебек сурәтләргә кирәк. “Ничек килеп чыгар икән?” - дип борчылдым. Бу бик көчле, сыйфатлы фильм. Афәрин! Татарстанда кино сәнгатенең киләчәге өметле. Зур эшне башкарып чыккан командага рәхмәт. Фильмны “5”легә бәялим. Тамашачылар да фильмны җылы кабул итәр дип ышанам. Илһам ага образы аша милләтнең рухын, тормыш эчтәлеген, язмышын, аның нинди генә сынауларны да үтә алырдай көче булганын күрдек. Шуңа татар булуың белән горурланырга, сөенеп һәм сөендереп яшәргә насыйп булсы, - диде ул.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов исә, иҗат җимешен үз баласыдай якын күрүен билгеләп үтте.
- Үземнең баламны ничек бәялим инде? Ул гел матур, сәләтле, яхшы кебек тоела. Сөбеһаналлаһ, бөтен караучылар да аны җылы кабул итәр дип ышанам. Тагын бер баскычка күтәрелдек, шулай да эшебез күп. Бу дәрәҗәдән төшәргә ярамый, бары алга! Илһам Шакировның тормышында кыен мизгелләр күп булган. Тик ул бирешмәгән. Бу фильмны тамашачылар легендар шәхес тормышы итеп кенә түгел, ил язмышы буларак та кабул итүен теләр идем. Ул барлык тарихи вакыйгаларның шаһиты булган, бәлки, шуңа да чын күңелдән башкаргандыр. Илһам ага башкача булдыра алмаган, - диде ул.
"Илһам" фильмының премьерасы киләсе елның язында "Татарстан Яңа Гасыр" каналында булачак. Яңа елдан соң рус һәм татар телендә фильм Татарстан кинотеатрларына прокатка чыгачак.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
