Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

ТНВның махсус проектында катнашып, КФУда бушлай белем алырга, тв-журналист булырга мөмкин

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе татар журналистларын табу һәм үстерү ниятеннән #ӘЙДӘТНВГА# исеме астында махсус конкурс игълан итә. Бу хакта бүген журналистларга телерадиокомпаниянең директоры Илшат Әминов сөйләде.

“Быелдан татар журналистлары бюджет бүлегендә бушлай укый алмый. Шушы факт - телевидениедә эшләү өчен милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе безнең алга зур мәсьәлә һәм бурыч булып килеп басты. Бүген дөнья тиз үзгәрә, аның белән бергә коммуникацияләр, техник мәйданчыклар, күрсәтү зоналары - барысы да үзгәрә. Шуңа күрә әлеге өлкәдә эшләргә теләүче кадрларны әзерләүдә үзенә бер әзерлек кирәк. Бүген сезгә әйтәсе иң авыр нәтиҗәм шул: быелдан республикада бушлай журналист белеме алу булмаячак. Шушы хәлдән чыгу юлын эзләү өчен, без Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен максатчан грантын оту буенча конкурс игълан иттек”, – диде Илшат Әминов.



Конкурсның максаты – татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, “Яңа гасыр” республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү, “2014 - 2020нче елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә куюда катнашу.

Грант оту өчен, әлеге бәйгедә татар телен камил белгән 11нче сыйныф укучылары катнаша ала. Аның Россия гражданлыгы булу мәҗбүри, конкурста Татарстаннан читтә яшәүчеләр дә катнаша ала. Конкурста катнашырга җыенучының иҗади мәкаләләр (шигырьләр) яза белүе яки гади видеоматериаллар ясау тәҗрибәсе булуы шарт. Аңа шулай ук рус теле һәм рус әдәбияты буенча Бердәм дәүләт имтиханын бирү мәҗбүри.



"Татар журналистларын татар филологиясеннән җәлеп итәргә мөмкин диярсез. Анда, ялгышмасам, бюджет урынында 15 кеше кабул итәләр. Әмма алар, беренче чиратта, – татар теле укытучылары. Һәм республика өчен бу - бик аз милли кадр. Ә журналистика ул - аерым профессия. Бу – аерым күнекмә һәм осталык. Мин үзем дә массакүләм коммуникацияләр институында укытам, “Илшат Әминов лабораториясе” дигән курсым бар. Беренче курсларны укытам. Без әлеге конкурс кысаларында өч җиңүчене билгеләп, аларны телевиденигә тарту, тв журналистлар итеп әзерләү бурычы алабыз. Бүген журналистика һәм коммуникацияләр югары мәктәбендә бер ел уку – 135 мең сум. Бик каты омтылышы, теләге, хәтта сәләте булган бала да, әти-әнисенең шул кадәр акчасы булмау сәбәпле, журналист була алмаска мөмкин”, – диде Әминов.

“ӘЙДӘТНВГА” конкурсы 2018нче елның 5нче апреленнән 15нче майга кадәр 3 турда үткәрелә.

I тур читтән торып уздырыла. Анда катнашу өчен «Якын дустым» темасына эссе язарга кирәк. Эссенең күләме 14нче шрифт, юл арасында 1.5 интервал белән 3 биттән артмаска тиеш. Эссега булган таләпләр: үз фикереңне җиткерә алу, фикереңне раслый белү, сайлаган теманы ачу, фикер һәм нәтиҗәләрнең эзлеклелеге, автор күзаллавының яңалыгы һәм үзенчәлекле булуы. Иҗади эшләр татар телендә генә кабул ителә.

Язманың тышкы битендә күрсәтелергә тиешле мәгълүмат: авторның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча), конкурсның исеме, иҗади эшнең исеме, катнашучы укый торган белем учреждениесенең исеме, катнашучының яшәү урыны (тулы адресы), элемтә өчен телефон. Эссеның текстын 2018нче елның 19нче апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресы белән юлларга кирәк.



II тур да читтән торып уздырыла. Иҗади конкурс «Мин - кадрда» дип атала. Үз-үзеңне кадрда үзенчәлекле итеп тәкъдим итәргә кирәк. Ул мобиль җайланмага төшерелгән, 2 минуттан артмаган видеоязма булырга тиеш. I турда катнашкан һәркем II турга уза. Конкурска булган иҗади таләпләр: үзенчәлекле булуы, хисле һәм тәэсирлелеге, үзең турында тулы мәгълүмат җиткерә белү.

MP4 форматында язылган видеоны яки аңа сылтаманы 2018нче елның 26нчы апреленнән дә соңга калмыйча, телекомпаниянең PR-бүлегенә pr_tnv@mail.ru электрон адресына юллагыз.

III тур – йомгаклау конкурсы, телекомпаниядә үткәрелә торган, “Интервью” жанрында уздырыла торган иҗади конкурс. Аның вакыты II тур узгач, өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. III турга конкурста катнашкан 6 бәйгече уза. Алар 2 тур нәтиҗәләре буенча сайлап алына. Кайсы катнашучының кемнән интервью алачагы җирәбә белән сайлана. “Интервью” жанрында узучы конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү.

Конкурсның өч турыннан соң, 2018нче елның 15нче маенда, җиңүчеләр билгеле була. Алар Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча, яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу хокукына ия була. Шулай ук укуны тәмамлаганнан соң «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясендә эш урыны белән тәэмин ителәчәк.

Яшь белгечнең “Яңа Гасыр” да күпме эшләргә тиешлеге әлегә хәл ителеп бетмәгән. Шулай да Илшат Әминов “Совет чоры практикасына таянып, мәҗбүри эшләү чорын өч ел итәрбез” дигән фикердә.  
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/09/161628/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"