Россельхознадзор Татарстанда бал кортларының күпләп үлү сәбәбен аңлатты
15 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Быел җәй Россиянең төрле төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да бал кортларының күпләп үлүе басуларны эшкәрткәндә пестицидлар куллануны контрольдә тотмауга бәйле. Бу хакта Россельхознадзорның рәсми вәкиле Юлия Мелано хәбәр итә, дип яза RNS.
Юлия Мелано билгеләп үткәнчә, елдан-ел бал кортларының күпләп үлү белән бәйле вәзгыять начарлана. Ул моны соңгы сигез елда илдә беркем дә авыл хуҗалыгында агу химикатлар җитештерүне, сатуны һәм куллануны контрольдә тотмый, дип аңлатты.
Россия Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге Федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе вәкиле 2011 елда ведомстводан Россия Икътисади үсеш министрлыгы инициативасы буенча бу өлкәдә күзәтчелек вәкаләтләре тулысынча диярлек алынды һәм беркемгә дә тапшырылмавыннан зарланды.
Хәзер Роспотребнадзор сатыла торган җимеш һәм яшелчәләрдә пестицидлар һәм агрохимикатлар булуны контрольдә тота. "Мондый процессны контроль дип санап булмый. «Роспотребнадзор товарны сатудан алырга физик яктан өлгерә алмый», - дип өстәде Юлия Мелано.
Шуңа бәйле рәвештә ул кыска вакыт эчендә Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына пестицидлар һәм агрохимикатлар җитештерүне, саклауны, сатуны һәм куллануны тикшереп тору вәкаләтләрен бирергә тәкъдим итте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)