Организм өчен коронавирусның тагын бер куркыныч ягы аталды
15 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Яңа типтагы коронавирус сәламәт кешеләрдә диабет үсешенә китерә һәм диабетның башлангыч стадиясе булган кешеләрдә җитди өзлегүләр тудыра. Шундый фикергә килгән Бөекбритания, Австралия, Франция, Италия һәм берничә башка илләр тикшеренүчеләренең мәкаләсе New England Journal of Medicine журналында басылып чыкты, дип хәбәр итә РИА Новости.
Галимнәр сүзләренә караганда, Covid-19 коронавирус йогышы һәм диабет арасында «ике яклы характердагы элемтә»мбар. Бер яктан караганда, диабет авыруның авыр формасы үсешенең югары куркынычы белән бәйле. Коронавирустан вафат булган кешеләр арасында 20 проценттан 30 процентка кадәре диабет белән интеккән.
Икенче яктан, Covid-19 йоктыручыларда диабет яки инде булган диабетның авыр өзлегүләре ачыкланган.
Табиблар яңа SARS-CoV-2 коронавирусының төп метаболик органнарда һәм тукымаларда булган рецепторның — 2 (АПФ2)-ангиотензин әверелдерүче ферментына бәйләнүенә игътибар иттеләр.
«Шулай итеп, SARS-CoV-2нең глюкоза метаболизмының күп кенә үзгәрешләрен китереп чыгарырга мөмкин булуы ихтимал, алар элегрәк булган диабетның патофизиологиясен катлауландырырга яки авыруның яңа механизмнарына китерергә мөмкин…», — дип билгеләп үтте белгечләр.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)