Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның кабер ташында хата китүдә кем гаепле?
15 сентября 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның бакыйлыкка күчүенә бер ел. Курган зиратында якыннары, иҗатташ дуслары, тамашачылары аның каберенә чәчәкләр салды.
Хәмдүнә апага кабер ташы да куелган. Кабер ташы зур, фотосурәте дә бар, әмма анда халык җырчысының вафат булган ае дөрес язылмаган. ТНВ сайты хәбәрчесе бу хакта Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташ дусты Винарис Илъегет белән сөйләште.
"Аны мәдәният министрлыгы ясарга тиеш иде. Монда инде туганнары ясаганнар да куйганнар. Нәтиҗәдә, вафат булган ае да дөрес түгел, фотосы да начар. Туганнары кайчан үлгәнен белә инде. Ул бит бертуган абые. Бу җирләүдә дә булышмаган кешеләр", - дип шәрехләде Винарис Илъегет.
Узган ялларда Винарис үз кафесында Хәмдүнә апаның ел ашын уздырды.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 14 сентябрендә Хәмдүнә Тимергалиева 71 яшендә вафат була.
tnv.ru

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)