Татарстанның Сайлау кодексына үзгәрешләр кертелә
6 февраля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның Сайлау кодексына үзгәрешләр кертү ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында билгеле булды.
"ТР Сайлау кодексына һәм аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында" закон проекты беренче укылышка тәкъдим ителәчәк.
Комитет рәисе Альберт Хәбибуллин закон проекты үзгәрешләренең нидән гыйбарәт булуын әйтте. Участок комиссиясе сайлаучылар исемлегенә кертелгән, ләкин РФ Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә тавыш бирү бинасына килүне тыйган чикләү чарасы булган сайлаучыларга килеп, үз тавышын калдыру мөмкинлеген бирәчәк.
Авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарын сайлаганда, әгәр кандидатның сайлау кампаниясе өчен финанс чыгымнары 15 мең сумнан артмаса, махсус сайлау счеты ачмыйча гына, кандидатның сайлау фондын булдыру күздә тотыла. Элек бу чыгымның 5 мең сумнан артмавы шарт булган.
Закон проектында сайлау алды агитациясен оештыру һәм уздыру тәртибе тәгаенләнгән. Массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясен, бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбәгә салуны үткәрү, кабаттан сайлау булганда, барлык теркәлгән кандидатлар арасында сайлау алды агитациясен уздыру өчен бушлай мәгълүмат бастыру мәйданын бүлү вакыты төгәлләштерелгән.
Алдагы сайлауда 3 проценттан кимрәк тавыш җыйган һәм депутат мандаты алмаган кандидатларның бушлай эфир вакыты, бушлай басма мәйданнан куллана алмавына бәйле норма гамәлдән чыгарылган. Бу барьер бетерелгән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)