"Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана
6 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
16 сентябрьдә республикада "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясенең көзге этабы башлана. Акция 16 ноябрьгә кадәр барачак. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, ауган агачлардан һ.б. чистарту планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – урманнарда имин санитар-экологик шартлар булдыру.
Акция республиканың барлык муниципаль районнарында да уза. Ел саен акциядә Министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.
Быел акциянең язгы этабына 9,7 меңнән артык кеше кушылды. Алар көче белән урман фондыннан 3,3 мең кбм күләмендә каты көнкүреш калдыгы һәм ауган агачлар җыеп чыгарылды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)