Татарстанның күп функцияле үзәкләре эшен гадәти режимда башлап җибәрде
15 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген, 15 июньдә, Татарстанда күп функцияле үзәк офислары гражданнарны гадәти режимда кабул итүне яңадан башлап җибәрделәр. Бу хакта ТР цифрлаштыру министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзер «Минем документлар» филиаллары татарстанлыларны яңадан алдан язылмыйча кабул итә башлаячак. Килүчеләр Covid-19 коронавирусы пандемиясе башланганчы тәкъдим ителгән хезмәтләрнең тулы исемлегеннән файдалана алачак.
Шул ук вакытта министрлыкта куркынычсызлык чараларын элеккечә үтәргә кирәклеген ассызыклыйлар: «Күп функцияле үзәктә булганда медицина битлеге кию, антисептик белән кулларны эшкәртү, социаль дистанция саклау мәҗбүри».
Офиста 4 кв.метр мәйданга бер кеше генә туры килергә тиеш. Килүчеләр агымын күп функцияле үзәкләр хезмәткәрләре үзләре җайга салачак.
Моннан тыш, республика халкы, элеккеге кебек үк, күп функцияле үзәкләргә кабул итүгә алдан языла ала. Моны ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша яисә 8 (843) 222-06-20 номеры буенча колл-үзәккә шалтыратып эшләргә мөмкин.
"Татар-информ"
фото: Владимир Васильев

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)