Татарстандагы белем бирү йортларында Covid-19 йоктыруның 19 очрагы теркәлгән
25 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Уку елы башыннан бирле Татарстанда мәктәпләрдә һәм университетларда яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.
«Уку елы башыннан бирле белем бирү учреждениеләрендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 19 очрагы булды. Ундүрт укытучы, дүрт студент һәм бер укучы авырды», — диде Марина Патяшина.
Барлык ачыкланган очракларның унөче авыру чыганагы буларак каралмый һәм куркыныч тудырмый. Алты зарарланучы белән элемтәгә кергән кешеләр медицина хезмәткәрләре күзәтүендә, бу — дүрт укытучы, бер укучы һәм бер студент.
Республиканың баш санитар табибы ассызыклап үткәнчә, балалар һәм мәктәп, югары уку йортлары хезмәткәрләренең авыруының берничә очраклары булу — закончалыклы, һәм аның бернинди куркынычы юк. Авыру таратучылар гына куркыныч, дип билгеләп үтте Патяшина.
«Уку елы башыннан без башка балаларга, укытучыларга, педагогларга, белем бирү учреждениеләренең башка персоналына инфекция тарата торган авырулар төркемен ачыкламадык», — ди җитәкче.
ФОТО: Рамил Гали
ТАТАР-ИНФОРМ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)