Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстанда 83 яшьлек Зәйнәпбану әби, оныгына ышанып, урамда кала язган

Лаеш районы суды рәисе Мәгънәви Гәрәев 30 елдан артык хөкемдар булып эшләү дәверендә төрлесен күргән. Аеруча истә калган хәлләр турында сөйләшә башлагач, берничә ел элек Габиш бистәсендә булган аяныч хәлне искә алды. Тугызынчы дистәсен түгәрәкләп баручы Зәйнәпбану әби, сәламәтлеге какшагач, ул-бу була калса дип, йортын һәм ун сутый җир кишәрлеген оныгына васыять итә. Булгач-булгач, булсын диптер, бераз вакыттан барлык мал-мөлкәтен рәсми рәвештә бүләк итә.

Тик дөнья гел без дигәнчә генә бармый шул. Килен белән ике арада моңарчы да булгалап торган тормыш каршылыклары торган саен кискенрәк төс ала. Ике ут арасында яшәгән оныгы хатыны ягына авышып, әбине бердәнбер яшәү урыныннан куа башлый. Участок инспекторы да гаилә ыгы-зыгысына закон күзлегеннән караптыр, үзара тыныч яшәргә кирәклеген искәртүдән ары китә алмый. Елдан артык туганнары, танышларына сыенып яшәгәннән соң, Зәйнәпбану әби, гадел хөкемгә өмет итеп, район судына мөрәҗәгать итә.

– Өлкән яшьтәгеләр арасында сирәк булса да, андый хәлләр кабатлана тора. Киләчәктә ниләр булмас диптер, өлкән кеше дөньялыкта туплаган мал-мөлкәтен, кайчак бердәнбер яшәү урынын да якыннарына бүләк итә. Югыйсә иртәгә ни буласын бер Ходай гына белә. Ашыгырга ярамый. Ни өчен дигәндә, Россия Федерациясе Гражданлык кодексы турындагы законның 572 нче маддәсе нигезендә, үз теләгең белән бүләк ителгән мөлкәтне бүләк иясенең ризалыгыннан башка кире кайтару каралмаган. Бу очракта Зәйнәпбану әбигә дә мал-мөлкәтен оныгына бүләк итү түгел, ә васыять итү кулайрак булыр иде, – дип киңәш итә Татарстанның атказанган юристы Мәгънәви Гәрәев.

Югыйсә Зәйнәпбану әби дә дөнья күрмәгән кеше түгел. Махсус урта белеме дә бар. Пенсиягә чыкканчы, балалар бакчасында пешекче булып эшләгән. Ире Габделхак ага белән Казандагы фатирларын сатып, Габиш бистәсендә ике катлы йорт өлгерткәннәр.

Бердәнбер уллары юл фаҗигасендә һәлак булгач, Габделхак ага да нык бирешә. Ике ел буе урын өстендә ятканнан соң, 72 яшендә йөрәк өянәгеннән китеп бара.
– Улым һәлак булганнан соң, ел ярым да узмады, киленем үзенә башка юлдаш тапты. Оныгым Рамил 13 яшеннән минем янда үсте, – ди Зәйнәпбану әби.

Документлардан күренгәнчә, 2014 елның май аена кадәр Габиш бистәсендәге ике катлы йортның хуҗасы булып Зәйнәпбану Нуруллина исәпләнә. Якыннарын югалту аның да сәламәтлеген нык какшата. 72 яшендә инсульт кичерә. Икенче группа инвалид, төрле йөрәк авырулары, шикәр чире өстенә, баш миенә зыян килүдән интегә. Тикшерүләр үткәргән тиешле органнар, йорт хуҗасының башта барлык мал-мөлкәтен, йорт һәм каралты-кураларын, шул исәптән ун сутый җир кишәрлеген рәсми рәвештә оныгы Рамил Нуруллин исеменә васыять итүе, ә берничә көннән ике арада төзелгән килешү нигезендә, барлык мал-мөлкәтен оныгына бүләк итүе шуңа бәйле булырга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килә.

– Суд барышында әбине кызганып еламаган кеше калмагандыр. Югыйсә бөтен нәрсә җитеш. Ике йөз квадрат метрлы өйгә өч кеше сыя алмыймы? Ни өчен 83 яшьлек әби урамда калырга тиеш? Суд барышында онык та, килен дә, чат ябышып, әбине гаепләргә тырышты. Янәсе, кунак килгәнне, тавышланганны яратмый. Шулайдыр. Әледән-әле төрле авырулардан интегүче өлкән кешенең тыныч яшисе киләдер. Югыйсә Зәйнәпбану әби өй хуҗасы булганда, бар да яхшы булган. Әби бернәрсәсез калгач, урамга чыгып китәргә тиешме икән? – ди бу хәлләрдән хәбәрдар булган Лаеш районы судьясы ярдәмчесе Алсу Яруллина.

Суд барышында китерелгән дәлилләрне төрле яклап өйрәнгәннән соң, Зәйнәпбану әбинең өлкән яшьтә һәм авыру булуын, йортын һәм барлык мал-мөлкәтен оныгына бүләк итү турында рәсми кәгазьләрне имзалаганда, моның ничек бетәргә мөмкин булуын аек акыл белән бәяли алмавын исәпкә алып, Лаеш районы суды йорт һәм җир кишәрлеген, шул исәптән барлык мал-мөлкәтен Рамил Нуруллинга бүләк итү килешүен гамәлдән чыгару турында карар кабул итте. Бүген әби үз йортына үзе хуҗа.

Рамил Нуруллин тарафыннан язылган шикаятьне тикшергәннән соң, Татарстан Республикасы Югары суды Лаеш районы суды карарын үз көчендә калдырды.

Камил СӘГЪДӘТШИН Ватаным Татарстан
Чыганак: matbugat
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1
Виталий  Агапов
Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2
Арслана
Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3
Анастасия  Макарова
Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4
Зөлфирә һәм Алмаз  Мирзаяновлар
Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5
Лилия  Муллагалиева
Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7
Айдар Тимербаев
Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8
Радик Миңнебаев
Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10
Винарис Илъегет
Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш

Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД

Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз

Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"