Татарстанда урып-җыю эшләре башланганнан бирле 3 млн тонна ашлык суктырылган
2 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда 2019 елгы урып-җыю кампаниясе башланганнан бирле 3 млн 077,1 мең тонна ашлык суктырылган. 1 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 017,0 мең гектар мәйданнан җыелган. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шул исәптән язгы бодай – 449 мең тонна, көзге бодай – 771,6 мең тонна, арпа 1 млн 348,6 мең тонна суктырылган. Республика буенча бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы бүгенгә гектарыннан 30,3 центнер тәшкил итә. Бу узган елның шушы чорына караганда 4,2 центнерга артык.
Шикәр чөгендере 16 муниципаль район кырларында утыртылган. Аларның дүртесендә - Зәй, Нурлат, Сарман һәм Тукай районнарында татлы тамыр җыю эшләре бара. 1 сентябрьгә шикәр чөгендере 2,1 мең гектардан (фаразга карата 3,2 процент) алынган, 86,2 мең тонна җыелган. Әлеге культураның бер гектарыннан 415 центнер уңыш алынган. Узган ел шушы вакытта 402,5 центнерны тәшкил иткән булган.
Арча һәм Чирмешән районнарында рапс җыюга керештеләр. Беренчесендә бу майлы культура 210 гектарда җыелган. 250 тонна рапс суктырылган. Гектарыннан11,9 центнер уңыш алынган. Чирмешән районында 400 гектарда эшләр башкарылган. 250 тонна рапс суктырылган һәм гектарыннан 13,0 центнер уңыш чыккан.
Республикада урып-җыю белән беррәттән көзге культуралар чәчү бара. Бүгенге көндә көзге чәчү 312,1 мең гектарда башкарылган. Ягъни бу көзге культуралар өчен билгеләнгән мәйданнарның 57,7 проценты. Шул ук вакытта көзге бодай – 208 мең гектарда, көзге арыш 100,7 мең гектарда чәчелгән, диелә хәбәрдә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)