Татарстанда тәүлек эчендә коронавируска 902 кеше тест үткән
8 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә 902 тикшерү үткәрелгән. Хәзерге вакытта республика лабораторияләрендә барлыгы 18 меңгә якын Covid-19 авыруына тест ясаганнар. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Узган тәүлек эчендә (07.04.2020) яңа коронавирус инфекциясенә 902 тикшеренү үткәрелде, тикшеренүләр башланганнан бирле — 17970 тикшеренү үтте, аларның 55 проценты «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге» лабораториясе тарафыннан үткәрелде», — диелә хәбәрдә.
Covid-19га анализларны шулай ук республиканың дәүләт медицина оешмаларының сигез лабораториясендә - Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада үткәрәләр.
«Башка муниципаль берәмлекләрдән тикшеренүләр өчен пробаларны беркетелгән лабораторияләргә китерүнең маршруты эшләнде. Медицина оешмалары лабораторияләре челтәрен киңәйтү гражданнарның көн саен уздырыла торган тикшеренүләренең санын арттырырга мөмкинлек бирде», — дип искәрттеләр ведомствода.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә планда Россия Федерациясе Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе медицина-санитар бүлеге базасында (контингент һәм хезмәткәрләр өчен) тикшеренүләр үткәрү булуын әйттеләр. Шулай ук тест үткәрүгә ике шәхси лаборатория дә керешергә планлаштырыла. Аларда анализларны үз теләгең белән һәм табиб билгеләмичә генә коммерцияле нигездә тапшырырга мөмкин булачак.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)