«Болгар радиосы» ХIII Милли музыкаль премиясенә лаек булучылар исемлеге билгеле
Милли музыкаль премия - татар җырларын яратучыларның көтеп алынган бәйрәме. Мәртәбәле вакыйгага әверелеп баруы билетларның бер ай алдан сатылып бетүеннән үк күренде. Нәкъ биредә ел нәтиҗәләре игълан ителә, радио тынлаучыларының мәхәббәтен яулый алган артистларның исемнәре билгеләнә.
Эчтәлекле программалы, дәрәҗәле татар эстрадасы катнашындагы «Болгар радиосы» ХIIl Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы югары дәрәҗәдә үтте. Концерт төрле чыгышларга бай булды: артистлар үзләренең танылган хитларын һәм тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителгән яңа композицияләрен башкарды.
Премиянең төп фикере - тамашада 5 көч турында сөйләү: моң, җир, су, һава һәм ут. Шушы 5 көч тантана дәвамында үреп барылды. Тамаша ясалма интеллект ярдәме белән булдырылган видеодан башланды.
Кабатланмас җырлар, талантлы башкаручылар, халык сайлаган артистлар - болар барысы да “Болгар радиосы” ХIIl Милли музыкаль премиясендә! Премиянең авторларга да тапшырылуы шулай ук үзенчәлекле матур бер традиция.
Быел премияне "Болгар радиосы" алып баручылары Рөстәм Гайзуллин һәм Эльвира Вилдан алып барды. 31 артист "Болгар радиосы"ның Милли музыкаль премиясенең “Алтын йолдыз”на ия булдылар.
Алар:
1. Винера Ганиева
2. Гүзәл Уразова
3. Зәйнәб Фәрхетдинова
4. Әнвәр Нургалиев
5. Илсөя Бәдретдинова
6. Элвин Грей
7. Рифат Зарипов
8. Эльмира Кәлимуллина
9. Фирдус Тямаев
10. Вадим Захаров
11. Марат Яруллин
12. Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар
13. Алсу - Азат Фазлыевлар
14. Илшат Сафин
15. Илнат Фәрхуллин
16. Энҗе Егорова
17. Миләүшә Закирова
18. Ришат Фазлыйәхмәтов
19. Гөлназ Асаева
20. Зәринә Хәсәншина
21. Гөлназ Сәлахова
22. Чулпан Йосыпова
23. Зинира-Ризат Рамазановлар
24. Зөлфирә Мирзаянова
25. Алинә Давыдова
26. Ләйлә Галиева
27. Эльмира Гыйльфанова, Рафил Җәләлиев
28. Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар
29. Ильмира Нәгыймова
30. Дилә Нигъмәтуллина
31. Винарис Ильегет һәм Лилия Хәмитова
Концерттан соң тамашачылардан бик күп уңай фикерләр яңгырады. Күпләр тантананың мәгънәле булуын, шулай ук бәйрәм атмосферасын билгеләп үтте. "Мин килеп, үз күзләрем белән “Болгар радиосы” коллективын, татар эстарадасы артистларын күрә алуыма шатмын",– дип уртаклашты үз тәэсирләре белән тамашачыларның берсе.
Әлеге грандиоз вакыйганың телеверсиясен 1-2 гыйнвар көнне «Татарстан - Яңа Гасыр» каналында күрергә мөмкин булачак.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
