Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды
24 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда «Рамазан — изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акцияне Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан итте. Чара авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән оештырыла. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.
Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала.
Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Иң яхшы сәдака — Рамазан ае сәдакасы». Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын, диелә хәбәрдә.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»

Ассоциация "Семена Татарстана"

Мебельная территория

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

ООО «Пестречинка»

Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис

Профсоюз ОАО "Татнефть"

Финпром

ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Вот такие окна"

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)