Татарстанда җил иң күп искән район исеме билгеле
11 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда иң куәтле җил паркы Кама Тамагы районының Красновидово авылында урнаштырылырга мөмкин. Әлеге мәйданчыкта җилнең еллык уртача тизлеге секундына 7,7 метр тәшкил иткән. Казан дәүләт энергетика университетының «Яңартыла торган энергия чыганаклары» кафедрасы мөдире Наил Тимербаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Саескан тавы (секундына 7,55 метр) җилнең тизлеге буенча – икенче, Спас районының Измәр авылы (секундына 7,35 метр) – өченче урында», - дип искәртте ул.
Узган елда югары уку йорты белгечләре мәйданчыкларда мәгълүматлар тапшыру өчен GSM-канал белән тәэмин ителгән автоном метео-мачталар урнаштырган. Алар көн саен электрон почтага температура, басым, дымлылык, җилнең юнәлеше һәм тизлеге турында мәгълүматлар алган.
Казан дәүләт энергетика университеты җил үлчәү кампаниясен үткәрү өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тендерын откан. Килешүнең бәясе 20 миллион сум тәшкил итә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)