Татарстанда быелгы торак төзелеше планы тулысынча диярлек үтәлгән
28 декабря 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан буенча «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектында 2019 елга торакны гамәлгә кертүнең төп күрсәткече 2 млн 675 мең квадрат метр итеп билгеләнгән. Бүгенгә Татарстанда 2 млн 641,5 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 98,7 проценты дигән сүз. Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 елдан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 1 мең 438 тикшерү уздырган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 15 млн 484 мең сумлык 364 карар чыгарылган. Коммерцияле булмаган оешмалар 1 мең 316 оешма әгъзасын тикшергән.
«Без торак тапшыру эшен тәмамлап киләбез, барлыгы 33,5 мең квадрат метр калды. Барлык объектлар таләпләргә туры килү турында бәяләмә алу стадиясендә. Искәртәм, 2020 елга безнең план 2 млн 979 мең квадрат метр торак тапшыру», - диде Ирек Фәйзуллин.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 2019 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча 7 мең 694 фатирлык гомуми мәйданы 439,2 мең кв. м булган 238 йорт файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Мәйданы 341,4 мең кв. метр булган 5 мең 928 фатирлык 218 йорт буенча статистика органнарына хисап тапшырылган.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)