Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ
21 июля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда алты меңнән артык яшь гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ. Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта әйтте.
«Без гел яшьләр белән очрашуларда торак шартларын яхшырту мөмкинлекләре турында сораулар ишетә идек. Партнерларга, Төзелеш министрлыгына, Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать иттек. Министрлар Кабинетына яшь гаиләләрне социаль ипотека буенча фатир белән тәэмин итүнең яңа механизмын тәкъдим иттек. Татарстан Президенты бу карарны хуплады. Бу социаль чара бүгенге икътисади шартларда бик әһәмиятле», — ди ул.
Шул рәвешле, бюджет тармагында эшләмәсәләр дә, барлык яшь гаиләләр категорияләре социаль ипотека шартларында торак ала алачак. Аларның кайберләре программа буенча гаризаны инде язган.
Гаилә әгъзаларының берсе 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булуы шарт. Дамир Фәттахов, яшь гаиләләр өчен федераль программа буенча, ир дә, хатын да 35 яшькә кадәр булырга тиешлеген, ә республика программасы буенча, икесенең берсе 35 яшьтән узмаган булса да рөхсәт булганын искәртте.
Фатир программа буенча ташламалы бәядән өч кешелек гаиләнең бер вәкиленә 18 квадрат метр исәбеннән бирелә.
Моңа кадәр программа буенча гаилә торак бәясеннән 10 процентын кертергә тиеш иде. Быел беренчел кертем кимегән. Дамир Фәттахов әйтүенчә, 1 сентябрьгә кадәр ул 5 процентка кадәр киметеләчәк. Беренчел кертемгә ана капиталы акчасын да кертергә ярый. Һәр бала туган саен, фатир бәясенең 200 мең сумы чигерелә.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)