Татарстан Россия төбәкләре арасында электрон хезмәт күрсәтү буенча кабат беренче
(Казан, 15 март, “Татар-информ”). 2016 елда дәүләт хезмәтләрен электрон форматта кулланган татарстанлыларның саны 79,9 процентка җиткән. Бу мәгълүматны Казан Мэриясенең рәсми сайты Росстат хәбәренә нигезләнеп бирә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан - икенче ел рәттән ил төбәкләре арасында лидер.
Билгеләп үтәбез, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү Татарстанда 3 ел дәвамында тотрыклы үсә. Әгәр 2014 елда хезмәт күрсәтүнең бу төреннән 63 процент граждан кулланса, 2015 елда әлеге күрсәткеч 65,2 процентка тиң.
Мондый электрон хезмәт күрсәтүнең сизелерлек үсеше халык арасында электрон хезмәтләргә карата кызыксыну булу белән бәйле. Шулай ук интернет аша күрсәтелгән хезмәтләр исемлеге дә зурая. 2016 елда халыкка 83,4 миллион хезмәт күрсәтелгән, бу үсешнең 40 процент булуын дәлилли. Иң күп кулланылган хезмәт – табибка язылу (11,4 миллион тапкыр). Бу төр хезмәт күрсәтү 2016 елда шактый үсеш кичерә – 2015 елга карата 90 процент, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру
һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Электрон рәвештә хезмәт күрсәтү буенча беренче бишлектә булучыларның исемлеге түбәндәгечә( процентларда гомуми халыктан күпме кеше электрон хезмәтләрне куллануы күрсәтелә) :
Татарстан республикасы – 79,7%;
Ханты-Манси автономияле округы– 74,1%;
Чувашия республикасы – 69%;
Төмән өлкәсе – 67,7%;
Мәскәү – 65,3%.















г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)