Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Татарстан Республикасы Президенты - милли җанлы, иманлы кеше!»

«Мәскәү татарлары штабы» җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Татарстан Республикасы Президентының мәкаләсенә бәйле рәвештә үзенең фикерен белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Ватаным Татарстан" газетасында басылып чыккан мөрәҗәгатендә татар халкының үзаңы, милләт киләчәге турында фикерләрен җиткергән иде.
Президентның мөрәҗәгатен укыдык. Ул аны үз исеменнән язган һәм барысы өчен дә үзе җаваплы икәне күренә. Рөстәм Миңнеханов сәясәте - нәтиҗәгә корылган сәясәт. Ул үз сүзендә торучы кеше.

Мәкалә безгә бик нык тәэсир итте, чөнки аның һәр абзацында эзоп теле аша бирелгән билгеле бер фикер ята. Татарстан Россия Федерациясенең бер субъекты гына булганлыктан, ул бөтенесен турыдан-туры әйтә дә алмыйдыр, шуңа күрә күп нәрсәләргә ишарә итә, аны кинаяле сүзләр белән аңлата. Ул безгә сигнал бирә.

Бу мәкалә безнең өчен юл картасы сыман.

Мин бу мөрәҗәгатьтә төп өч урынны билгеләп үтәр идем.

«Кулны авырткан җирдә тоталар»
Кулны авырткан җирдә тоталар. Президент татар милләтендәге проблемаларын белә һәм шулар турында яза.

Президент татар теле һәм татар халкы мәдәнияте өчен борчыла. Ул барлык проблемаларны белә, күрә һәм моның өчен җаваплылыкны тулаем үз өстенә ала. Бөтен кешегә дә, ләкин шул ук вакытта һәр кешегә аерым-аерым мөрәҗәгате дә кебек кабул ителә бу язма. Мәсәлән, шәхсән минем үземә мөрәҗәгать итте кебек тоелды. Монысы беренчедән.

Икенчедән, Президентның энтузиастларга мөрәҗәгать итүе күңелгә хуш килде. Күп нәрсә нәкъ менә аларга бәйле, бигрәк тә телгә мөнәсәбәтле нәрсәләр. Энтузиастларсыз берничек тә булмый. Бездә бит андый кешеләр бик күп: милләт җанлы, милләт өчен янып торучылар. Президент бу язмасында хөкүмәтнең менә шундый энтузиастларга һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер икәнлеген дә белдерде. Бөтендөнья татар конгрессын да бу эшкә кушылырга өндәде. Васил Шәйхразиевка да мөрәҗәгать итеп, энтузиастларга төрле яклап, шул исәптән матди ярдәм кирәклеген дә сиздерде.

Инициатива астан килгәндә генә отышлы һәм шул чакта гына аның роле сизелерлек була. Энтузиастлар - нәкъ менә астан, халыктан килгән хәрәкәт.

 «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла»
Татарда шундый мәкаль бар: «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла». Бу мәкалә дә шундый рухта.

Өченчедән, үткәнгә, бүгенгегә анализ һәм киләчәккә юл да күзгә чалынды. Татарларның тарихи миссиясе турында да сүз кузгата Президент.

Безнең татар халкында шундый мәкаль бар бит: ашаган белми, тураган белә. Президент Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген күзәтеп бара, аның җаваплылыгын ассызыклый.

Стратегия турында да телгә алына. Һәр татар күпмедер күләмдә үзе стратег. Татарча сөйләшкәнгә авызга сугучы юк бит. Сөйләшегез, өйдә, туганнарыгыз, дусларыгыз белән. Менә монысы инде һәркемнең үзеннән тора.

Татар халкының күптөрле булуына да басым ясала: керәшеннәрме ул, себер татарларымы. Һәрберсенең үз мәдәнияты, көнкүреше, халык авыз иҗаты бар. Менә шуларның барысын да түкми-чәчми саклап, киләчәк буынга тапшыру — безнең бурыч. Аның берсен дә югалтырга ярамый. Бу эштә дә энтузиастларның роле бик зур икәнлеге аңлашыла.

Безнең милләтнең хәлләре алай ук мөшкел түгел. Әле бит марилар, удмуртлар һәм чувашлар бар... Алар барысы да безгә карап эш итәләр. Иҗтимагый оешмаларның хәлләре, аларның проблемалары белән дә бик яхшы таныш икәнлеген аңладык. Татарстан Республикасы Президенты милли җанлы, иманлы кеше ул!

Без менә тагын нәрсәләр турында ишетергә теләр идек. Яшьләр — яңа буынга, яшь гаиләләргә, мәктәп укытучылары һәм директорларына да берникадәр күләмдә мөрәҗәгать итү дә яхшы булыр иде.

Үрнәк булып торырлык бизнесменнарны да мисал итеп китереп, иганәчелек белән шөгыльләнүне хуплау кирәк. Хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр төзүчеләр яхшы мисал була алыр иде. Татар бизнесына шундый сигнал кирәк!

«Мәскәү татарлары штабы»ның Рөстәм Миңнеханов белән бик тә очрашасы килә. Безнең аңа әйтер сүзебез бар.

Фото: Владимир Васильев

ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"