Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов Матбугат көне белән тәбрик итте
19 мая 2026
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов Матбугат көне белән тәбрик итте.
"Хөрмәтле журналистлар, нәширләр, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм тибрәтүчеләр! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.
Бу бәйрәм һөнәрен һәм сәләтен сүз белән эшләүгә, тарихи хәтерне саклауга, заманча Татарстанның югары казанышларын һәм омтылышларын чагылдыруга багышлаган хезмәт ияләрен берләштерә.
Матбугат һәрвакытта да мәгълүмат чарасы гына түгел, ул мәдәниятне, туган телләрне, безнең күпмилләтле халкыбызның рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауның мөһим коралы да. Цифрлы технологияләрнең ашкынулы үсеше һәм яңа сынаулар чорында республика массакүләм мәгълүмат чаралары дәүләт сәясәтен үткәрүче, хакимият һәм җәмгыять арасында конструктив сөйләшү булдыру өчен ныклы таяныч, сыйфатлы журналистика традицияләрен саклаучы булып кала.
Хезмәт сөючәнлек, намуслы һәм объектив булу, граждан җаваплылыгы кебек иң матур традицияләр ветераннарыбыз һәм тармак династияләре вәкилләре тарафыннан салынды.
Бәйрәм көнендә республика медиаҗәмәгатьчелегенә тугры һәм рәхмәтле укучылар, илһам, тирән эчтәлекле мәкаләләр һәм туган җиребез хакына яңадан-яңа иҗади уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим! Бәйрәм белән!".
Фото: ТНВ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)