Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз вазифаларына кереште
18 Сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда 13 сентябрь көнне сайлауда 83,28 процент тавыш җыйган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның инаугурация тантанасы бара. Ул С. Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында алдагы биш елда республика белән идарә итүе турында ант бирде һәм вазифаларына кереште.
Тантаналы утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара. «Бүген ТАССРның 100 еллык юбилеен билгеләп үтүче республика өчен әһәмиятле вакыйга. Беренчә идарә органнары — ТатЦИК һәм Совнарком сайланганнан соң 100 ел, президентлык институтын кертүгә өч дистә ел узгач, Татарстанда чираттагы тапкыр бөтенхалык Президент сайлаулары узды», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин сайлауда халыкның катнашу күрсәткече 78,78 процент булганын, халыкның күпчелеге — 83,28 проценты Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш биргәнен искәртте. «Рөстәм Нургалиевичның алдагы ун еллык президентлык чорын „үсеш декадасы“ итеп билгеләргә була», — диде ул.
Марш тавышына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары, РФ һәм ТР Конституцияләре, Президент штандарты чыкты. Залга Рөстәм Миңнеханов керде.
«Татарстан Республикасы халкына тугры хезмәт итүем, гражданнар хокуклары һәм ирекләрен, Татарстан дәүләт суверенитетын тәэмин итү, РФ һәм ТР Конституцияләрен, законнарны үтәү, миңа йөкләнгән югары вазифаларны намус белән үтәячәгем турында тантаналы рәвештә ант итәм», — диде Рөстәм Миңнеханов.
ТАТАР-ИНФРОМ

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз