Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Волонтерлар көне белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Волонтерлар көне белән тәбрикләде.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне илебезнең бәйрәмнәр календарендагы мөһим дата – Волонтерлар көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин тәкъдиме белән әле күптән түгел генә билгеләнгән бу бәйрәм җәмгыять мәнфәгатьләрендә эшләүче кешеләрнең эчкерсез, игелекле хезмәтен олылауга юнәлтелгән.

Республика волонтерлары бүген ихтыяри хәрәкәт традицияләрен лаеклы дәвам итә.

Бөек Ватан сугышы елларында халык ополчениесе дивизияләрендә үзләрен аямыйча көрәшкән, өмәләрдә һәм зур әһәмияткә ия булган төзелешләрдә алны-ялны белмичә эшләгән, тимурчылар хәрәкәтендә актив катнашкан өлкән иптәшләре кебек үк, алар ихтыяри хәрәкәтнең социаль-мәдәни, хәрби-патриотик, экологиягә бәйле төп юнәлешләрен үстерә, җәмгыятьтә гражданнарның үзара теләктәшлеген арттыруга төрлечә булышлык күрсәтә.

Хәзер Татарстанда ихтыяри хәрәкәт сафларында төрле иҗтимагый берләшмәләргә керүче ун меңләгән бала, егет-кыз катнаша.

Зур мәдәни-спорт ярышларын, җәмәгать форумнарын уздыруны алардан башка күз алдына да китереп булмый.

Ветераннарга, инвалидларга, авыруларга, ятимнәр йортларында яшәүче балаларга һәм җан җылысына мохтаҗ гражданнарга ярдәм итүче волонтерларның хезмәте бигрәк тә әһәмиятле булуын аерып әйтергә кирәк.

Волонтерларның күбесе дәһшәтле орышларда һәлак булган каһарманнарның онытылган, югалган исемнәрен кайтару, сугыш һәм хезмәт ветераннары каберләрен карау-төзекләндерү белән шөгыльләнүче эзтабарлар отрядларына керә.

Ихтыяри хәрәкәт сафларында шәхеснең гражданлык һәм ватанпәрвәрлек, яңа башлангычлар белән чыгу һәм үзенә тапшырылган эшкә тугрылык, тирә-юньдәгеләргә ярдәм кулы сузарга һәрчак әзер тору кебек асыл сыйфатлары тәрбияләнә.

Шуңа күрә дә дәүләттә һәм җәмгыятьтә волонтерларның эшчәнлеге югары бәяләнә, алар чордан-чорга, буыннан-буынга тупланган олы тәҗрибә варислары буларак кабул ителә.

Кадерле дуслар!

Татарстанда ихтыяри хәрәкәттә катнашучыларны һәм күңелендә шәфкать-мәрхәмәт саклаучы һәркемне ихлас йөрәктән бәйрәм белән котлыйм, барыгызга да бердәмлек, үз көчеңә ышану, бөек Ватаныбыз һәм туган республикабыз үсеше-алгарышына этәргеч бирердәй иҗади яңа идеяләр телим!

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"