Татарстан гаиләләрнең муллык дәрәҗәсе буенча алдынгы 20 төбәк арасына кергән
15 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан гаиләләрнең муллык дәрәҗәсе буенча алдынгы 20 төбәк арасына кергән. Рейтинг 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Росстат мәгълүматларына нигезләнеп, РИА Новости экспертлары тарафыннан әзерләнгән.
Узган елда ике баласы булган уртача статистик Татарстан гаиләсенең минималь чыгымнардан соң калган акчасы – 31 мең 486, бер бала тәрбияләүче гаиләләрнең 42 мең 90 сумга тигез булган. Республика рейтингның 19нчы баскычында урнашкан.
Тикшеренүчеләр ике чиста уртача еллык хезмәт хакын кушкан һәм килеп чыккан суммадан, гаилә әгъзалары категорияләрен исәпкә алып, төбәктәге яшәү минимумнарын чигергән. Акчаның максималь калдыгы төбәктәге куллану кәрҗине күләменә карап билгеләнгән.
Белгечләр әйтүенчә, «чынлыкта гаиләләрнең минималь чыгымнары яшәү минимумына караганда артыграк, чөнки рәсми статистика теге яки бу гаиләнең барлык үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерә алмый һәм әлеге чыгымнарның кимрәк булуы мөмкин түгел».
Рейтингның лидеры, гадәттәгечә, Ямал-Ненец автономияле округы. Сахалин өлкәсе һәм Мәскәү икенче, өченче баскычларда урнашкан. Исемлектә Кабарда-Балкар Республикасы соңгы баскычны били.
"Татарн-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)