Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Татар артистлары чит ил Сабан туйларына яңа система буенча җибәрелә башлаган

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы артистларны чит ил һәм төбәк Сабан туйларына яңа система буенча җибәрә башлаган. “Закон буенча шулай дөрес”, - диде “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан Республикасы Мəдəният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

“Быел безнең бу өлкәдә яңа система эшли башлады. Без шулай эшләргә мәҗбүр булдык, чит илләрдәге Сабантуйларда кайсы артистның катнашуын бәйге үткәреп белдек. Бу бәйгедә откан оешма һәр чит илгә икешәр артистны җибәрергә мәҗбүр. Без аларга нинди илләрдә нинди Сабантуйлар буласының графигын биргән идек. Алар, безнең белән килешеп, ике артистны җибәрделәр. Закон буенча шулай дөрес”, - диде.

Дамир Натфуллин әйтүенчә, откан бер компания артистларны җибәрү, гонорарлар түләү һәм билетлар сатып алу мәсьәләләрен үз өстенә ала. Быел Мәскәү фирмасы откан. “Башта оешма ота, һәм бездән рөхсәт алып, үз артистларын сайлап җибәрә. Бәйгедә бөтен Россиядәге оешмалар катнаша ала. Бөтен Россиягә электрон майданчык бер”, - диде ул.

Мəдəният министры урынбасары әйтүенчә, быел ике бәйге узган: берсе – чит ил Сабан туйларына, берсе – Россия төбәкләрендәге Сабантуйларга.

“Чит илләрдә Сабан туйлары бара әле. График буенча бүгенге көнгә барысы бергә (Татарстан, Россия, бөтен регионнар) 347 Сабан туе узды. 269 Сабантуй 57 регионда узды. 28 чит илдә 78 Сабан туе узды, 156 артист чыгыш ясады. Әмма әле безнең ике ай бар, августта да, хәтта сентябрьдә дә Сабан туйлары уза. Саннар әзрәк үзгәрәчәк”, - дип аңлатты Дамир Натфуллин.

Татар эстрадасы артистларының чит ил һәм төбәк Сабан туйларына бару-бармаулары турындагы репортажны “Интертат” электрон газетасы сайтыннан укый аласыз.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"