Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Табигать сөйләме”. Халык иҗаты, әдипләр аннан ничек файдалана? Ә без беләбезме?

25 февраля 2021 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Сиземлисездер, шәхси сөйләм төрләрен анализлаганда да, иҗтимсөйләм турында сүз йөрткәндә дә без аларның сыйфатын бәяләгәндә әледән-әле “табигый” эпитетын кулланабыз. Ягъни табигатьнең нәкъ үзендәгечә – дөрес, камил.

Үз баласы булганга күрә табигать кешене гомере буе туендыра, карый, тәрбияли. Кеше генә аңа табынуны җанфына-канына сеңдереп, гомерлек кагыйдә-йола итеп үзләштермәгән, аның яшәеш канунарына тыкшынып җәрәхәтли, үзенә яраклаштырырга тырышып, табигатькә дә. димәк, үзенә дә кичерелмәслек, төзәтелмәслек зыян китерә. Гасырлар буе ул аның изге күкләрен тишкәли, елга агышларын үзгәртә. диңгезләрен пычрата, җир-туфрагын, эчәр суларын агулый. Аннан күпме ала, ә күпме генә бирә икән.

Табигатькә салган шул зыяннан үзенә дә михнәт килә башлагач, кешелек, ниһаять, башына җитәчәк бу казаны туктатырга кирәклеген төшенде шикелле. Иншалла, варисларыбыз акыллырак булыр -- аларга бездән сабак җитәрлек.

Ләкин бу бит мәсьәләнең бер ягы – матди ягы гына. Бу юлы да аның икенче – рухый ягы читтә кала. Табигать бит рухый тәрбиячебез дә. Без инде иң башта үз “сөялебез” -- тел мәсләгебезне күздә тотабыз.

Сизәм: фикер агышыгыз кылт кына өзелде: “бу ни тагын – “табигать һәм тел”, “табигать сөйләме”? Тузга язмаганны – фәндә, мәктәптә генә түгел, болай да ишетелмәгән нәрсә!

Татар ТВ-лары online Татар радиолары online Якташыңны тап Намаз вакытлары Матбугат-лайт Файдалы сылтамалар Танышу-кавышу Энциклопедияләр Бушлай игъланнар Китап алышу Яңа китаплар Татарские имена и их значения Татар мәкальләре Сайт ясату Рассылка Реклама урнаштыру

Архив П В С Ч П С В 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 25.02.2021 Ана теле “Табигать сөйләме”. Халык иҗаты, әдипләр аннан ничек файдалана? Ә без беләбезме? Сиземлисездер, шәхси сөйләм төрләрен анализлаганда да, иҗтимсөйләм турында сүз йөрткәндә дә без аларның сыйфатын бәяләгәндә әледән-әле “табигый” эпитетын кулланабыз. Ягъни табигатьнең нәкъ үзендәгечә – дөрес, камил. Үз баласы булганга күрә табигать кешене гомере буе туендыра, карый, тәрбияли. Кеше генә аңа табынуны җанфына-канына сеңдереп, гомерлек кагыйдә-йола итеп үзләштермәгән, аның яшәеш канунарына тыкшынып җәрәхәтли, үзенә яраклаштырырга тырышып, табигатькә дә. димәк, үзенә дә кичерелмәслек, төзәтелмәслек зыян китерә. Гасырлар буе ул аның изге күкләрен тишкәли, елга агышларын үзгәртә. диңгезләрен пычрата, җир-туфрагын, эчәр суларын агулый. Аннан күпме ала, ә күпме генә бирә икән. Табигатькә салган шул зыяннан үзенә дә михнәт килә башлагач, кешелек, ниһаять, башына җитәчәк бу казаны туктатырга кирәклеген төшенде шикелле. Иншалла, варисларыбыз акыллырак булыр -- аларга бездән сабак җитәрлек.

Ләкин бу бит мәсьәләнең бер ягы – матди ягы гына. Бу юлы да аның икенче – рухый ягы читтә кала. Табигать бит рухый тәрбиячебез дә. Без инде иң башта үз “сөялебез” -- тел мәсләгебезне күздә тотабыз.

Сизәм: фикер агышыгыз кылт кына өзелде: “бу ни тагын – “табигать һәм тел”, “табигать сөйләме”? Тузга язмаганны – фәндә, мәктәптә генә түгел, болай да ишетелмәгән нәрсә! Нәтиҗә ясарга кабаланмыйк, уйланый әле. Бала тугач та әнисенең тавышы, сүзләре белән бергә, бала табу йортындагы төрле җиһаз, машина тавышын, аннары бишегенең, арбасының шыгырдавын, тышта җил сызгыруын, яңгыр шыбырдавын, күк күкрәвен, чыпчык, песнәк, сыерчыкларның төрлечә тавыш бирүен, бозау, сыерның мөңрәвен, машина гүләвен ишетеп, үзенә дәшәләр дип уйлап, җавап бирә, сөйләшеп китә. Бөтен гомеребез табигать белән аралашып-сөйләшеп үтә. Тик без моңа исәп-хисап бирмибез, сабак дип уйламыйбыз, кадерен белмибез. Ә бит табигать үзе юмарт,җаен табып безгә үз хәзинәләрен сеңдерә тора. Әнинең бишек җырларында, әбинең әкиятләрендә без инде кошларның, мал-туарның, җил-яңгырның ни дип әйткәнен ишетеп үскәнбез. Менә “Куен дәфтәрем”дәге “Җыруларым” дигән бүлеккә күз салам. Халык җырларында “табигать сөйләме”: Кош тавышлары да моңлы//Була икән чит илдә; Сандугачлар сайрап кына//Исләремә төшерә; Без аерылганны белепме//Кошлар моңлы сайраша; Бик сагынсаң хат язармын//Кошлардан сорашып тор; Искән җилгә чыгып тыңлыйм//-- ишетелми тавышларың; Урманнарга барсам кайта алмыйм,//хәйран булам кошлар тавышына; Талга басып, тал тибрәтеп,//Сайрый сары сандугач.//Җырлау түгел еларсың да //өзелеп-өзелеп сагынгач; “Уел”: Сайрамачы, былбыл, ай каршымда,//Сайрасана агач башында.//Син сайрамасаң да яхшы беләм,//Күп сагышлар минем башымда; “Айһәйлүк”: Тәрәз ачтым, җимнәр сиптем,//Ашагыз, кошкайларым.//Мәкнең ак чәчәге кебек,//Яшәгез, дускайларым. Чишмә турында: Биек тә биек тауның астында,//Чылтырап ага суның салкыны.// Тау астында салкын чишмә,//Чылтыр-чылтыр агадыр.//Иҗтиһад кыл, эшкә башла//Гомер үтеп барадыр; Әлфия Авзалова җырларында “табигать сөйләме”: Кәккүк тавышы бигрәк матур тыңларга,// Кәккүк, күк-кү, күк-кү!..//Кәккүкләрне сайратырлык мәхәббәтем бар сиңа.//Тыңла, иркәм, гөл генәм,//Кәккүк тавышын бер генә,//Кәккүк, күк-кү, күк-кү!..; Кайда соң син?..// Җилләр дә әйтми исәләр; Ялгыз үскән бер төнбоек //Тирбәлә суда.//Төнбоек та сине сагына, //Сине юксына. Язгы яңгыр яуган чакта,//Тамчы буласым килә,//Тамчы булып, кенфегеңә//Тамып кунасым килә; Илһам Шакиров иҗатында табигать. (“Җыен” фонды җыентыгы. 2005. Равил Фәхретдинев. Җырчы.). Авыл мәктәбен тәмамлагач, Илһам унике чакрым ераклыктагы район үзәге Теләнче Тамакка йөреп урта мәктәптә укыды.... Авылга кайтулар нинди күңелле! Өйдә сине әниең көтеп тора. Әниеңнең якты йөзен күрү, тәмле сүзен ишетү – үзе бер гомер. Бормалы юллар буйлап туган йортыңа кайтудан да рәхәт нәрсә бармы икән дөныяда? ТИрә-якта табигаты хозурлыгы! Басулар әле яңарак кына кардан арынып, яшәреп килә. Юл буенда каеннар яфрак ярып утыра. Иңкүлектә инде сары чәчәкләр дә күренгәли, ә югарыда – кояш нуры белән тулы зәп-зәңгәр күктә тургай сайрый. Сайрап та карый соң! Үзе әллә кайларда , биектә-биектә, күреп тә булмый, ә җыры тирә-якны яңгырата. Их, шул язгы тургай сайраулары әллә нишләтә күңелне!..(128 б.). Сабан туенда җыр, моң. Аннары печән өсте. Егетләр бөтен болын өстен яңгыратып чалгы янап җибәрәләр... Атлар печән күши..

Каеннарның җилдә тирбәлүе//рәхәт бирә минем күңелгә (Идел буе каеннары. Ә.Ерикәй); Шәлен болгап озатып калган//Сердәш каеным истә (Л.Айтуганов); Безнең Идел буйларында.Йөрәк елый, илгә кайт, дип,//Илгә кайт, ди җилләр дә (Халык сүзләре).

Әлбәттә инде. “табигать сөйләме”нә иң сизгер затлар ул – шагыйрь, язучылар. Бу юлы да сабакларыбызны бөек мөгаллим Г.Тукай әсәрләреннән башлыйк. Бу очракта күнегүләрнең максаты итеп без сөйләм төзелеше яисә аны куллану нечкәлекләрен үзләштерүне куймадык, ә бәлки аралашу барышында табигатьтә кулланыла торган чара-мөмкинлекләрне барлап, үз сөйләмеңне баету хәстәрен күрүне истә тоттык. Ягъни без китергән мисалларны һәркем үз тормыш тәҗрибәсенә карап, үз бизмәнендә үлчи, үзенчә куллана. Мондый күнегүнең файдасын күрсә, ул алга таба үзе яраткан әдип әсәрләреннән мисаллар эзләп таба, шуларны анализлый, куллана ала.

Аю мәҗлесе. Кунакларның болай кәефләре килгәнне күргәч, Аю тагы да кызык булсын дип, биззат (үзе генә) үзе төшеп биергә кереште. Төлке моның биегәнен күргәч, болай дип җырлый башлады: Ары да барып биисең, бире дә килеп биисең;//Бигрәк оста биисең, күз тияр дип белмисең.

Моны җырлагач, янәшә утырган Бүре, чыдый алсыйча, Төлкенең колагына: “Әй, ибдәш, нигә болай бер дә килешмәгән биюне, бүрәнә кеби аяклары илә дөп-дөп сикергәнне бик оста, бик җиңел дип мактыйсың?” дигәч, Төлке җавабында: “И Бүре! Син тик утыр, хазир минем бу мактавым Аның хушына китсә, ул безне тагын чакырып сыйлар”-- диде. (5 т., 27 б.).

Умарта корты вә чебеннәр. Чит илгә китәргә үгетләгән чебеннәргә болай җавап бирә: “Миңа туган-үскән җирем кадерле. Мин үзгемнең кәрәзле балым илә алпавытларны, байларны, хәтта авыл кешеләрен үземә гашыйк итдем. Мин монда сөекле. Әмма сезгә сүзем юк; сез теләсәгез кая барыгыз; Ләкин белегез ки, сезнең һәр җирдә дә бәхетегез бер булыр; әгәр сез һаман хазер ашны ашау гадәтегезне ташламасаңыз кая барсаңыз да сезгә хөрмәт итмәсләр”, диде (5 т., 42 б.).

Җылан белән бәрән. Җыланның кыланышларыннан гаҗәпләнгән Бәрән. аның янынук килеп: “И Җылан! Соң бу кадәр ачуланырлык мин сиңа ни зарар китердем?” – дигәч, Җылан: “Кем белсен? Бәлки син мине таптар өчен шулай сикергәләп йөри торгансың”.—диде (5 т., 44 б.).

Арслан ауда. Арслан Бүре тоткан Боланны дүрт кисәккә бүлеп, сөйләргә тотынды: “Менә, дустлар, без дүртәү инде; әйдәңез, бүлә башлыйк; менә тыңлаңыз: бу беренче кисәк миңа—вәгъдәбез буенча; Икенчесе миңа – минем Арслан булганым өчен. Өченче кисәк минеке – аның өчен мин барыгыздан да көчлерәк. Әмма дүртенче кисәккә кайсыгыз гына кул сузса да, урыныннан тере тормас, белегез аны! (5 т., 46 б.).

Файдасыз җумартлык. Болытның мактануына каршы Тау: “И Болыт. Болыт! Диңгездә синнән башка да су күп; син диңгезгә яумыйча, менә бу корып, кибеп беткән сахраларга яусаң. никадәр кешеләрне ачлыкдан коткарыр идең; җә инде, синең бу җумартлыгыңдан бер-бер җан иясе файдаландымы?-- диде (5 т., 47 б.). Бүре этләр оясында Бүре хәйлә юлын тотып: “Туктаңыз әле, дустлар! Бу нинди тавыш кубардыңыз? Беләсезме, мин сезнең иске дустыңыз ич, мин сезнең белә талашырга килмәдем, татулашырга килдем. Үткәннәрне онытырга кирәк; Инде киләчәктә кая ул мин сезнең Сарыкларыгызга тию! Хәтта үземдән башка Бүреләр тисә дә, мин, Сарыклар ягынннан төшеп, ул явыз Бүреләр илә чәйнәшермен...” (5 т.,48 б.). Дуңгыз. “...Мин борынымны кызганмыйча, чүплекләрне, көл базларындан казыдым, әмма син әйткән байлыкларның берсенә дә очрамалым!—диде. (5 т., 52 б.).

Батыр кырмыска. Шәһәргә килә. Тырыша. Күрмиләр. Актырнакка карап: “И Дустым, сезнең шәһәрдә кешеләр барчасы күзсез икән. Күрәмсең, ни гомердән бирле газапланам лабаса. Сукыр булмасалар күрерләр иде; минем батырлыгымны безнең җирдә һич белмәгән кеше юк”.—дип кире сахрасына кайтып китде. (5 т., 64 б.).

Яшь агач. – И Агай! Зинһар хәлемә мәрхәмәт итеп, минем тирә-ягымдагы карт Агачларны кисә күр; мин. алар каплап торганга күрә, якты дөньяны күрә алмыйм вә иркенләп, рәдхәтләнеп үсә алмыйм; тамырларым да. шушы карт Агачлар тыгызлаганга күрә, кирәгенчә җәелә алмыйлар (5 т., 89б.).

Г.Тукайның тагын менә бу әсәрләрендә тезисыбызга кирәкле мисалларны табарсыз. Сөйләмегезне баетуда файдалана аласыз. Әтәч илә күке. Бер-берсен макташалар. Диалог. (5 т.,68 б.); Мәче илә сандугач. Мәче сөйли. Сандугач тынган (5т., 69 б.). Мәче баласы һәм сыерчык (92 б.). Кеше һәм арслан (94 б.). Күке илә күгәрчен (95 б.). Ике сабан (120б.). Күнегү өчен атна буена бүтән язучыларның әсәрләрен дә эшкә җигегез; өлге булырдай мисалларны безгә дә тәкъдим итегез; үз чиратыбызда без дә тагын берничә каләмдәшебез әсәрләреннән үрнәк мисаллар әзерли торырбыз.

matbugat.ru
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"