МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Табиблар балага ярдәм күрсәтүдән баш тарткан

Башкортстанда Бөре районында яшәүче хатын балигъ булмаган кызының мәнфәгатьләрен яклап судка мөрәҗәгать иткән. Әни кеше Бөре үзәк район хастаханәсенә дәгъва белдерә. Ул сыйфатсыз медицина хезмәте күрсәтү аркасында килгән мораль зыян өчен бер миллион сум компенсация сорый.

Гаризада күрсәтелгәнчә, былтыр апрельдә бу хатынның балигъ булмаган кызының эче авырта һәм ул баласын Бөре район хастаханәсенә алып килә. Биредә балага ярдәм күрсәтүдән баш тарталар. Моны кабул итү бүлмәсендә бары тик экстрен ярдәм генә күрсәтелүе белән аңлаталар. Әни кешегә баласын иртән поликлиникага алып килергә киңәш итәләр.

Өч көннәр соң, табиб-гинеколог кыз баланы карый һәм УЗИга җибәрә, УЗИны исә бары тик ун көннән генә ясыйлар. Икенче көнне үк баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Бернинди дә өстәмә тикшеренү уздырмыйча, операция ясыйлар. Зарланулар булуга карамастан, бер атнадан баланы хастаханәдә чыгаралар. Икенче көнне үк кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә илтәләр.

«Дәгъва белдерүче фикеренчә, диагнозны вакытында куймау сәбәпле, репродуктив потенциалга куркыныч туа. Медицина ярдәме тиешенчә булмау сәбәпле, операциянең тискәре нәтиҗәләре барлыкка килә, аларны бетерү өчен озак вакыт дәваланырга туры килә, берничә тапкыр операция ясала», — диелгән суд сайтында.

Судмедэкспертиза нәтиҗәләре буенча, суд дәгъвачының үтенечен өлешчә канәгатьләндерә, аңа мораль зыян өчен хастаханә 20 мең сум, эксперт оешмага һәм штаттан тыш экспертка суд чыгымнары өчен 72 773 мең сум түләргә тиеш була. Суд карары үз көченә кермәгән әле.
Фото: пиксабай
matbugat
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК