Шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат
13 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь һәм журналист Рим Идиятуллин вафат. Бу хакта Башкортстанның "Кызыл таң" газетасы сайтында хәбәр ителә.
Рим Идиятуллин 1940 елда Чакмагыш районының Яңа Мортаза авылында туган.
Әтисе Зиннәтулла Еникеев сугышка кадәр Кушнаренко районы мәктәпләрендә укыта, 1941 елда фронтка китеп, сугышның беренче елында ук хәбәрсез югала. Дүрт бала белән тол калган әнисе Җәмилә, колхозда көн-төн эшләп, сабыйларын аякка бастырырга тырыша. Төпчек малае Рим, күрше Илек авылына җәяү йөреп, 7 еллык мәктәп тәмамлый, Уфага килә һәм 15нче татар мәктәбенә (элекке “Галия” мәдрәсәсе) укырга керә. Аны тәмамлагач, заводта дүрт ел слесарь булып эшли. Китап укырга һәвәс малай мәктәп елларында ук шигырьләр яза башлый. Уфага күчкәч, аларны төрле басмаларга җибәрә.
Заводта эшләгәндә “Кызыл таң” редакциясе каршындагы әдәби түгәрәккә йөреп, иҗади чыныгу ала. Түгәрәк җитәкчесе Әнгам Атнабаев, шул елларда аңа фатихасын биреп, бер шәлкем шигырьләрен “Кызыл таң”да бастырып чыгара.
Башкортстан дәүләт университетытының филология факультетының татар-рус бүлегендә укый, 1965 елда “Кызыл таң” гәзетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына.
1987-92 елларда “Һәнәк” журналында эшли. Аннары кабат “Кызыл таң”га кайтып, бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкарып, 2000 елда лаеклы ялга чыга.
Рим Идиятуллинның шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан гәзета-журналларында чыгып килде. Ул - татар һәм башкорт телләрендә чыккан биш китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Тирән фикерле, нечкә хисле шагыйрь, хөрмәтле өлкән хезмәттәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә сакланыр. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз, диелә кайгынамәдә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)