Салават Фәтхетдинов иң зур сабан туе Казанда узып, татарлар бирегә җыелырга тиеш дип саный
20 июля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Салават Фәтхетдинов иң зур сабантуйлар Казанда уздырылырга һәм анда бөтен дөнья татарлары кайтырга тиеш дип саный. Ул сабантуйларга булган мөнәсәбәтен һәм ни өчен Татарстаннан читтә оештырылган сабантуйларга йөрергә яратмавын җиткерде.
“Без сабантуйларны бик күп үткәрәбез. Кайсы гына илгә барып үткәрмибез! Моның башы каян башлангандыр... Сабантуй ул безнең халык уйлап чыгарган бәйрәм. Туй ясау өчен аның сабаны булырга тиеш. Соңгы вакытта сабаны – безнеке, туе башка халыкныкы була башлады. 200-300 артист җыеп чит илдән татар эзләп йөрү дөрес түгел. Сабантуй Казанда булырга тиеш. Биш-ун көн барсын. Сабантуйны күрергә бөтен дөнья татары Казанга җыелырга тиеш”, - диде ул.
“Безнең илебез бар. Ул – Татарстан. Кемнең чын сабантуен күрәсе килә – Казанга кайтсын! Шуңа күрә мин федераль сабантуйларга чакырсалар, катнашырга тырышмыйм. Казанда чакырсалар – мин һәрвакыт риза”, - диде ул.
Ә Федераль һәм Бөтенроссия авыл сабантуйларында төп приз булган машина батырларга җирәбә аша бирелүен ишетеп ул шаккатты: “Батыр бит инде ул! Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, - диде ул ышанмыйча. – Бу көлке түгел, бу кызганыч”.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)